Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сессиядә

13 августа Яшел Үзән шәһәр Советы депутатлары XVI сессиягә җыелды. Сессия эшендә Яшел Үзән шәһәре прокуроры, оешма-предприятие җитәкчеләре, шәһәрнең мактаулы гражданнары катнашты. Сессияне шәһәр Советы рәисе, Яшел Үзән шәһәре мэры С.Батин алып барды. 2008 нче елның 28 июлендә кабул ителгән, 106 номерлы карар белән раслаган Яшел Үзән шәһәрендә муниципаль хезмәт...


13 августа Яшел Үзән шәһәр Советы депутатлары XVI сессиягә җыелды. Сессия эшендә Яшел Үзән шәһәре прокуроры, оешма-предприятие җитәкчеләре, шәһәрнең мактаулы гражданнары катнашты.

Сессияне шәһәр Советы рәисе, Яшел Үзән шәһәре мэры С.Батин алып барды.
2008 нче елның 28 июлендә кабул ителгән, 106 номерлы карар белән раслаган Яшел Үзән шәһәрендә муниципаль хезмәт Положениесенә үзгәрешләр кертү турында закончалык, тәртип саклау, депутат этикасы, регламент буенча даими комиссия рәисе Г.Савельев чыгыш ясады.
Җәмәгать тәртибен саклау өлкәсендә яшьләрнең өлеше турында Яшел Үзән районы полиция җитәкчесе К.Малыгин чыгышын депутатлар бик игътибар белән тыңлады. Безнең шәһәрдә Форпост оешмасын белмәгән кешеләр сирәктер. Бүген аларның сафы көннән-көн ишәя. Форпост хәрәкәтен башлап җибәргән Яшел Үзән полициясендә хезмәт итүче Фидан Миндубаев мактап телгә алынды.
Депутатлар шулай ук муниципаль милекне гамәлдән чыгару (списание) Положениесе проекты турында башкарма комитет җитәкчесе И.Штин, Яшел Үзән районы муниципаль милекне Яшел Үзән шәһәре муниципаль милкенә күчерү турында милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе О.Фасеева, шәһәрдә яшеллекне саклау һәм утырту кагыйдәләре турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И. Хәмитов, Яшел Үзән шәһәрендә җир кишәрлекләрен контрольдә тоту турында шәһәр башкарма комитетының финанс идарәсе җитәкчесе Е.Әльмөхәммәтова чыгышларын тыңлады.
И.Илгиз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев