Яшел Үзән

Үсеш юлында

Билгеле булганча, илебезнең башка төбәкләрендәге кебек, Татарстан Республикасында беренче бишьеллыкта мәгариф, мәдәният, икътисадны үстерүгә зур игътибар бирелә. Бу тулысы белән безнең төбәккә дә кагыла. Шәһәребездә 1920 елда янгыннан зур зыян күргән фанер заводы торгызыла, аңа «Красный Октябрь» исеме бирелә. 1925 елда Паратск суднолар ремонтлау заводы «Красный металлист» заводына әйләнә, аңа...

Билгеле булганча, илебезнең башка төбәкләрендәге кебек, Татарстан Республикасында беренче бишьеллыкта мәгариф, мәдәният, икътисадны үстерүгә зур игътибар бирелә. Бу тулысы белән безнең төбәккә дә кагыла. Шәһәребездә 1920 елда янгыннан зур зыян күргән фанер заводы торгызыла, аңа «Красный Октябрь» исеме бирелә.


1925 елда Паратск суднолар ремонтлау заводы «Красный металлист» заводына әйләнә, аңа яңа заказлар бирелә.
Яшел Үзән - Йошкар-Ола шәһәрләре арасында тимер юл төзелә башлый. Биредә төп эшләр кул хезмәте белән башкарыла, алар да җитешми. 1926 елда Яшел Үзән - Илеть станцияләре арасында 27 км озынлыгындагы юл, ә 1927 елда 106 км озынлыгындагы магистраль төзелеп бетә. Фанер заводына агач материаллары мари урманнарыннан юл аша бертуктаусыз килеп тора. Тимер юл төзелгәнче, бу эш навигация вакытында гына Кокшага һәм Илеть елгалары аша башкарылган. 1927-1929 елларда Идел буе фанер заводы төзелә. Заманына күрә, бу гигант төзелешкә әйләнә, 20 гектар мәйданны били. Анда 300дән артык кеше эшли. Фанер заводының әһәмияте гаять зур була, Бөек Ватан сугышы елларында Яшел Үзән фанер заводының продукциясе авиация төзелешендә киң кулланыла.
Фанер заводына белгечләр җитми, алар башка заводлардан да чакырылалар, үзләренең язмышларын Яшел Үзән шәһәре белән бәйлиләр.
Гасыр башында төзелгән Васильеводагы «Победа труда» пыяла заводы әкренләп аякка баса. 1920 елларда анда 300 кеше эшләсә, 1930 еллар башында биредә 475 кеше эшли. Завод тәүлегенә 4 сменада 6 шар сәгать эшли, бер генә минут та туктап тормый. Эш һәм яшәү шартлары авыр була. Баракларда 15-20шәр гаилә тормыш итә. Уртача бер кешегә 3,6 кв. м мәйдан туры килә. 1926 елда Иделдә бик көчле ташу була. Васильево бистәсенең яртысы су астында кала, заводка бик зур зыян килә, авырлык белән завод торгызыла, 1930 елда завод 30 мең тартма пыяла җитештерә.
Халыкның энтузиазмы, эшчеләрнең һәм крестьяннарның хезмәтен дөрес оештыру һәм бер ноктага туплау - уңай нәтиҗәләр бирә. Халык саны, эшче көчләр арта. Әгәр 1926 елда Яшел Үзәндә 3027 кеше яшәсә, бу сан 1931 елда 20 меңне узып китә, 1939 елда 30 меңгә җитә.
Шуларны исәпкә алып, 1932 елның 10 мартында Бөтенсоюз Үзәк башкарма комитеты карары белән Яшел Үзән бистәсенә шәһәр статусы бирелә. Бу вакыйгага 80 ел тулды инде.
Сугыш алды елларында шәһәрдә төрле предприятиеләр үсә: аларның саны 13кә җитә: кирпеч, шлак-бетон заводы, промкомбинат, икмәк комбинаты төзелә, типография эшли башлый. Эшчеләр саны 800дән 8000гә кадәр арта, авыллар хисабына шәһәр үсә.
Шәһәр үсә, яңара, яңа урамнар, мәктәпләр, йортлар барлыкка килә, комсомол яшьләр барлык эштә активлык күрсәтә, алар хөрмәтенә шәһәрнең бер урамына Комсомол исеме бирелә, яшьләр тормышында спорт зур роль уйный.
Дөрес, бу елларда халыкны азык-төлек белән тәэмин итү проблема булып кала бирә: он, ярма, шикәр белән тәэмин итү бик начар була. Икмәк белән дә күп кыенлыклар килеп чыга. Әмма халык түзә, эшен дәвам итә.
Яшел Үзән тирәсендә ял урыннары - шифаханәләр, профилакторийлар, җәйге пионер лагерьлары ачыла. 1937 елда шәһәрдә яңа пионер лагерьлары эшли башлый, аның шефы итеп Серго исемендәге завод билгеләнә. Тормыш әкренләп җайга салына, әмма алда илебезне, халкыбызны яңа сынаулар көтә.
Әхәт Садриев,
тарихчы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: