Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сөенергә иртәрәк

Узган атнада шәһәр котельныйларына - газ, шуның нәтиҗәсе буларак күп катлы торак йортларга кайнар су бирә башладылар, әмма бөтен йортларга да түгел. Васильево бистәсендә - 43, Яшел Үзәндә 54 торак йортта яшәүчеләр әле булса кайнар сусыз утыра. 19, 22, 86нчы, интернат, Дальняя урамындагы котельныйларга әлегә кадәр газ бирелмәгән. Торак йортларга...

Узган атнада шәһәр котельныйларына - газ, шуның нәтиҗәсе буларак күп катлы торак йортларга кайнар су бирә башладылар, әмма бөтен йортларга да түгел. Васильево бистәсендә - 43, Яшел Үзәндә 54 торак йортта яшәүчеләр әле булса кайнар сусыз утыра. 19, 22, 86нчы, интернат, Дальняя урамындагы котельныйларга әлегә кадәр газ бирелмәгән.
Торак йортларга кайнар су бирүне быел, һичкайчан булмаганча, суздылар. Төп сәбәп - халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы зур булуда. «Яшел Үзән шәһәренең торак-коммуналь хуҗалык департаменты» муниципаль бюджет учреждениесе җитәкчесе Олег Анисимов белдергәнчә, юридик һәм физик затларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы, гомумән алганда, миллион сумнар тәшкил иткән. Бурычны түләттерү буенча максатчан эш алып бару нәтиҗәсендә бурыч шактый кимегән, әмма тулысынча капланып бетмәгән: хәзер халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен 44 миллион сум бурычы бар. Тагын кимендә 20 миллион сум бурычны түләгән очракта гына шәһәргә газ кирәкле күләмдә бирелергә мөмкин.
Фатирында кайнар су булмагач, халык, авызыннан өзеп булса да, торак-коммуналь хезмәтләр өчен еллар буена җыелып килгән бурычын капларга тырышкан. Гадәттә, халыкның 95-96 проценты хезмәтләр өчен вакытында түләп килә. Июнь-июль айларында исә, Яшел Үзәндә яшәүчеләр 104 процент түләгән, ягъни элек җыелып килгән бурычның да бер өлешен каплап куйган. Бурычны түләүдә Васильево халкы аеруча актив. Биредә 111 процент түләүгә ирешкәннәр. Осиновода - 106 процент.
- Бурычны түләттерү буенча безнең хезмәткәрләр күп эшләде, әмма мактанырга иртәрәк, - дип сөйли Олег Анисимов, - чөнки эшнең иң катлаулысы әле алда. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түли алмаучылар белән эшләргә кирәк булачак безгә.
Җитәкченең сүз сөрешеннән аңлашылганча, катлаулы контингент - сәрхүшләр, өендә икешәр-өчәр инвалид булган гаиләләр белән эшләргә туры киләчәк. Күп балалы гаилә дә кайсыбер очракта коммуналь хезмәт өчен вакытында түли алмаска мөмкин. Боларны фатирдан куып чыгару да катлаулы, түләргә мәҗбүр итү дә. Шуңа күрә түләмәүчеләр белән эш җитәрлек. Сәрхүшләр белән беррәттән, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең дә 3әр миллион сум бурычы бар.
- Мәгариф, сәламәтлек саклау тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакы 20шәр мең сум, димәк, аларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә мөмкинлеге бар, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин. - Хезмәт хакы заводларда да әйбәт кенә, шулай булгач, бурычны түләүдә бернинди проблема булырга тиеш түгел.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев