Яшел Үзән

С.Батин:«киләчәккә планнарыбыз зурдан»

Яшьләр битараф булмасын Район башлыгы Сергей Батин белән очрашулар дәвам итә. КФУның Яшел Үзән филиалы бинасында узган очрашуга барлык җаваплы җитәкчеләр, педагоглар, студентлар һәм Мирный бистәсендә яшәүчеләр җыелган иде. Билгеле булганча, шәһәр һәм районда узып баручы елда байтак эшләр башкарылды. Болар хакында тагын бер кат видеороликтан да күрсәтелде. Әмма эшлиселәр...

Яшьләр битараф булмасын
Район башлыгы Сергей Батин белән очрашулар дәвам итә. КФУның Яшел Үзән филиалы бинасында узган очрашуга барлык җаваплы җитәкчеләр, педагоглар, студентлар һәм Мирный бистәсендә яшәүчеләр җыелган иде.

Билгеле булганча, шәһәр һәм районда узып баручы елда байтак эшләр башкарылды. Болар хакында тагын бер кат видеороликтан да күрсәтелде. Әмма эшлиселәр әле бихисап, киләчәккә планнар зурдан. Район башлыгы сүзләренә караганда, 2017 елга шәһәрдә барлык йортлар да, капиталь ремонт ясалган йортлар кебек, ялтырап торырга тиеш. Проблемалар да юк түгел. Бездә уртача хезмәт хакының республикадагыдан түбән булуы берәүгә дә сер түгел. «Без бу проблема өстендә эшлибез, үсеш сизелә», - ди ул. Ә Мирный бистәсе исә шәһәрнең үсеш ноктасы булып тора. Киләчәктә биредә торак йортлар, мәктәп, балалар бакчасы, спорт биналары төзеләчәк.
Очрашуга килгән халыкның үз моң-зары - крандагы суның чиста булмавы, юлларның җимереклеге, җылылык өчен түләүнең артык кыйммәт булуы, кайнар суның тиешле температурада булмавы һәм башкалар. Гадәттәгечә, торак-коммуналь хуҗалыкка бәйле көнкүреш проблемалары күп. Мирный бистәсендәге каенлыкта ял итәргә яратучыларның үзләреннән соң чүп-чар калдыруы да биредә яшәүчеләрнең йөрәген телгәли. «Шәһәр үзәге ялт иткән, ә монда нәрсә генә юк. Без, дүрт кеше, кулга пакет тотып, чүп-чарны күп җыеп йөрдек, әмма дүртәү генә бу әшәкелек белән көрәшеп бетерерлек түгел», - дип зарлана очрашуга килгән ханым. Әйе, тирә-юньгә битараф булмаган кешеләр бар ул безнең арада. Әмма алар бармак белән генә санарлык.
Очрашуда өлкән яшьтәгеләр бик актив булса да, студентлар гына башлыкка сорау бирергә атлыгып тормады. Иң мөһиме - шәһәр һәм районның бүгенгесе һәм киләчәге өчен битараф булмасын иде алар. Киләчәкнең нәкъ менә яшьләр кулында булуын Сергей Батин да тагын бер кат ассызыклады. Һәм студентларга, шәһәр һәм районны алга җибәрүдә өлеш керткәннәре өчен, рәхмәтен җиткерде.
«Кайнар линия»гә килгән сораулар белән көн саен танышам»
Район башлыгы С.Батинның Яшел Үзән җылылык челтәре предприятиесенә килүе дә очраклы түгел, «кайнар линия»дә әлеге предприятие хезмәтенә дә сораулар бар.

Әлеге предприятие хезмәткәрләренең үз эшләренә салкын карамавына шик юк анысы, чөнки, өйләренә кайткач, барысы да үз хезмәтеннән гади файдаланучыга әйләнә бит. Ә менә җитештергән товарың өчен халыктан түләттерү - җитәкченең генә түгел, барысының да уртак максаты булырга тиеш. Шушы һәм җылылык энергиясе эшләп чыгару өлкәсендәге, шәһәр һәм район тормышына кагылышлы кайбер проблемалар турында ачыктан-ачык сөйләшкәч, башлык очрашуда катнашучылар сорауларына җавап бирде.
§ Гәр юлындагы чокырны тигезләп булмасмы дигән сорауга җавап та ачыктан-ачык иде.
Юк, 2012 елда мәсьәлә хәл ителмәячәк, әмма проект-смета документлары киләсе елда эшләнер, дип ышандырды башлык.
§ Предприятие артындагы - «ЭРА» белән ике арадагы участок икешәр метрлы биек койма белән әйләндереп алынган. Халыкны биредә нинди төзелеш башлана икән дигән сорау кызыксындыра.
Бу хосусый эшмәкәрнең әлеге территорияне үзбелдеге белән үзләштерергә теләве генә. Яңа автовокзал тирәсен төзекләндерү белән бергә, киләсе елда Жуков урамы юлына да капиталь ремонт ясалачак. Столичная урамы озайтылган очракта, бер уңайдан бу территория ремонтланачак. Димәк, койма да алыначак. Гомумән, бу тирәне «ЭРА» предприятиесе төзекләндереп тора һәм башлык завод җитәкчелегенең үз инициативасы белән башкарган эшеннән канәгать булуын яшермәде.
§ Мирныйда 9нчы лицей каршындагы фонтанның әйләнә-тирәсен төзекләндерү эше кайчан төгәлләнәчәк?
Иң беренче чиратта, каршы якта - Комаров урамында урнашкан сәнгать мәктәбе янындагы территориядә техноген катастрофаларда һәлак булучыларга куелачак һәйкәл территориясен төзекләндерергә кирәк. Фонтанга чират бары тик шуннан соң гына җитәчәк.
Яшел Үзән - Казан юлы кырыенда кара капчыклардагы чүп-чар берничә көн җыелмый ята. Шәһәрнең йөзен күрсәтеп торучы юллар көзге кебек чиста булырга тиештер.
С.Батин белдергәнчә, чүп җыю технологиясе саклана. «Миңа бу юл өчен оят түгел», - ди башлык.
Юлларыбыз, урамнарыбыз, ишегалларыбыз гына түгел, күңелләребез дә, киләчәккә корган планнарыбыз да чиста, саф булырга тиеш.
Алия Гаязова,Гүзәл Минһаҗева

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: