Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

САЙЛАП АЛЫЙМ ДИСӘҢ, ЯРМИНКӘГӘ БАР!

Узган шимбә һәрьяктан да уңайлы килде. Кояшлы аяз көн һәркемгә уйлаганын эшләргә мөмкинлек бирде. Бакчада бетмәгән эшләре булганнарга - аларны төгәлләргә, кышны кайгыртканнарга - бәрәңгесен, кәбестәсен, кишерен, ярминкәдә күпләп алып, базга салып куярга мөмкин иде. Ильяс САЛИХҖАН Яшел Үзәндә көзге ярминкәләр шимбә көнне иртүк башланып китте. Шәһәр кешесенә район авылларында...


Узган шимбә һәрьяктан да уңайлы килде. Кояшлы аяз көн һәркемгә уйлаганын эшләргә мөмкинлек бирде. Бакчада бетмәгән эшләре булганнарга - аларны төгәлләргә, кышны кайгыртканнарга - бәрәңгесен, кәбестәсен, кишерен, ярминкәдә күпләп алып, базга салып куярга мөмкин иде.

Ильяс САЛИХҖАН

Яшел Үзәндә көзге ярминкәләр шимбә көнне иртүк башланып китте. Шәһәр кешесенә район авылларында җитештерелгән продукция: ите, мае, сөте һәм күп төрле яшелчә тәкъдим ителде. Уңайлы булсын өчен сәүдә ике урында: үзәктә - «Табигать хәзинәләре», Мирный бистәсендә «Сәүдә ишегалды» базарларында оештырылды.
Кеше ихтыяҗын канәгатьләндерергә тырышты инде авыл хезмәтчәннәре. Сату итү оешкан төстә, тәртипле барды. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе күп көч куйды моның өчен. Алдан әзерләнү белән бергә шимбә көнне дә актив катнашты идарә белгечләре: авылдан килүче машиналарны каршы алып, аларны билгеләнгән урынга китерделәр. Идарә җитәкчесе урынбасары Вильям Хәмитов беркемне дә игътибарсыз калдырмады. Кайсы хуҗалыкның кайда төпләнүен аннан белеп алгач, без иң ерактан килеп җиткән «Күгәй» күмәк хуҗалыгы машинасы янына бардык. Алар сәүдә итә башлаганннар иде инде. Бодай алып килгәннәр икән, аны килосын 7 сумнан саталар. Ни гаҗәп, шәһәр кешесе чират торып ала иде ашлыкны. Менә өч капчык үлчәтте бер апа, ул Гәр авылында яши һәм кәҗә асрый икән. Менә берсе ике генә капчык сорады, анысы күгәрченнәр тота икән... Күгәй машинасы янында Олы Якедән килгән Тәлгать Гайнетдиновлар гаиләсе сату итә иде. Алар ярминкәгә бәрәңге, кәбестә, кишер, суган китергәннәр. Яшелчәне Гайнетдиновлар 3 гектар җирдә үстерә икән. Быел мулдан булган уңышлары. Үзләренең тагын биш баш сыер һәм күркәләр асравын да әйтте хуҗа. Көннәр суыткач, сатуга сыйфатлы кош итен дә китерәчәкләр... Без алар белән сөйләшеп алгач, читтәрәк кеше төркеме күреп шул машина янына бардык. Баксаң, анда «Алан» ширкәте авылдан бәрәңге алып килгән һәм шуны пешереп теләгән кешегә ашап карарга да тәкъдим итә иде. Сата да белергә кирәк шул. Билгеле, өлгер ширкәтнең ярмалы бәрәңгесен авыз итеп карагач, кеше шунда ук килосын 9 сумнан саткан «Алан» машинасы янына чиратка басты...
Ярминкәдә халык ишле булды. Күңелле барды сәүдә. Куанмый мөмкин түгел: ни теләсәң, шул бар, күпме теләсәң, шулкадәрле алырга була иде бит анда. Ярминкәләр киләсе ял көннәрендә дә булачак. Көзге ярминкәләрне дәүләт оештыра һәм анда катнашкан хуҗалыкларның ярминкәгә бәйле чыгымнарын каплау турында министрлар кабинетының 1580-р санлы боерык чыгаруын да әйтсәк урынлы булыр дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев