Яшел Үзән

Саннар артына качып котылып булмый

Яшел Үзән муниципаль район Советының утыз җиденче сессиясендә 13 мәсьәлә тикшерелде. Көн тәртибе буенча депутатлар иң беренче итеп районның агымдагы елның шушы чорына социаль үсеш нәтиҗәләре турында башкарма комитетның икътисади анализ бүлеге җитәкчесе Роза Семенова чыгышын тыңлады. Дөресен генә әйткәндә, бу мәсьәлә берничә утырыш-киңәшмәдә тикшерелде инде. Чыгыш саен зурдан кубып...

Яшел Үзән муниципаль район Советының утыз җиденче сессиясендә 13 мәсьәлә тикшерелде. Көн тәртибе буенча депутатлар иң беренче итеп районның агымдагы елның шушы чорына социаль үсеш нәтиҗәләре турында башкарма комитетның икътисади анализ бүлеге җитәкчесе Роза Семенова чыгышын тыңлады.
Дөресен генә әйткәндә, бу мәсьәлә берничә утырыш-киңәшмәдә тикшерелде инде. Чыгыш саен зурдан кубып федераль инвестицияләр җәлеп иткән «Тандер» үзәге, М-7 индустриаль паркы, «Яңа Тура» технополисының Яшел Үзән үсешенә нинди зур икътисади этәргеч ясавы депутатларның, чакырылган кунакларның «тешенә тия» башлады бугай, «Серго исемендәге завод»ның генераль директоры Радик Хәсәнов түзмәде, Яшел Үзәннең ике данлыкны - Горький исемендәге һәм Серго исемендәге заводларының Яшел Үзәнгә күпме матди байлык китерүе турында реплика атты һәм ул бик урынлы булды, дип уйлыйм. Чыннан да, чын пат­риотлар булсак, без, иң беренче чиратта, үзебезнекеләрне күрергә тиешбез. Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Ольга Дегтева киләсе елга район бюджеты һәм 2015-2016 елларга планнар белән таныштырды.
Икътисади үсеш турында докладны да, икенчесен дә депутат Руслан Зәйнетдинов яклап чыкты. Чөнки даими комиссияләрдә алар ныклап тикшерелгән. Монда барысы да исәпкә алынганлыгы ассызыкланды.
Сессиядә катнашкан ТР Дәүләт Советы рәисенең беренче урынбасары Александр Гусев Яшел Үзән районының республикада барлык күрсәткечләр буенча иң уңышлы районнарының берсе булуын горурланып сөйли. Әмма өч кире күрсәткечне берничек тә яшереп калып булмый шул. Беренчедән, уртача хезмәт хакы республиканыкыннан шактый түбән (республикада якынча 26 мең сум булса, бездә - якынча 19 мең сум). Икенчедән, кече предприятиеләр буенча бездәге хәл республика җитәкчелеген аптырашка калдыра. Районда эшмәкәрлек өчен шартлар җитәрлек булса да, бу тармакта шөгыльләнергә теләүчеләр бик аз. Һәм берничә ел инде моның сәбәбен аңлата алучы юк. Шулай ук демография хәле дә шатландырмый. Туучылар саны үлүчеләргә караганда барыбер ким. Ә бит яшь буын - районың киләчәге. Бу юнәлешләрдә киләсе елда актив эш көтүен Александр Гусев тагын бер кат искәртте.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлеге җитәкчесе Таһир Җиһаншинның да чыгышы тоташ саннардан тора иде. Алар буенча караганда барысы да яхшы кебек. Хезмәт хакы да авыл хуҗалыгы өлкәсендә якынча 17 мең сум, начар дип әйтеп булмый. Әмма саннарны алып атып, алга куелган максатларга ирешү-ирешмәү турында сүз алып барганда, хәлләр әллә ни мактанырлык та түгел. Хезмәт хакын гына алыйк. Бу сан «Майский» комбинаты һәм кошчылык фабрикасы кебек эре предприя­тиеләрдәге хезмәт хакы аркасында шулай күренүен җитәкче яшерми.
Сессиядә Яшел Үзән муниципаль район башлыгы урынбасары итеп яңадан Фоат Шәмсиев сайланып куелды. Утырышта шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Ганиев, шәһәр һәм районыбызның мактаулы гражданнары катнашты.
Күптән түгел барыбыз да РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасын зур игътибар белән тыңладык. Анда муниципаль берәмлекләргә зур игътибар бирелгән. Алар көчле булганда гына, илебез көчле булачак. Барыбыз бергә җиң сызганып эшләгәндә, әлбәттә.
Гүзәл МИНҺАҖЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: