Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Самолетта якташларыбыз да булган

Казанда самолет шартлаган дигән хәбәр, яшен тизлеге белән таралып, бөтенебезне тетрәндерде. Дүшәмбе Татарстанда бу уңайдан матәм көне игьлан ителде. Исегезгә төшерәбез: кичә,17 ноябрьдә, кичке сәгать сигезенчедә "Казан" халыкара аэропортында Мәскәүнең "Домодедово" аэропортыннан килә торган "Боинг 737" самолеты шартлады. Андагы 50 кеше - 44 пассаҗир һәм 6 кешелек экипаж һәлак булды....

Казанда самолет шартлаган дигән хәбәр, яшен тизлеге белән таралып, бөтенебезне тетрәндерде. Дүшәмбе Татарстанда бу уңайдан матәм көне игьлан ителде.
Исегезгә төшерәбез: кичә,17 ноябрьдә, кичке сәгать сигезенчедә "Казан" халыкара аэропортында Мәскәүнең "Домодедово" аэропортыннан килә торган "Боинг 737" самолеты шартлады. Андагы 50 кеше - 44 пассаҗир һәм 6 кешелек экипаж һәлак булды.
Мәскәү-Казан рейсы буенча очучы самолет аэропортка 19 сәгать 40 минутта төшәргә тиеш булган. Тик ул имин килеш төшеп утыра алмады. РФ МЧСының Татарстандагы идарәсенең пропаганда һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге җитәкчесе Андрей Радыгин "Интерфакс" мәгълүмат агентлыгына самолет җиргә төшкән вакытта шартлады, дип хәбәр итә. Шул ук вакытта, агентлык чыганагында: "Утырырга беренче омтылыш уңышлы булып чыкмаганнан соң, икенче тапкырында җиргә кагылды", - дигән юллар бар. Самолет очып китә һәм төшеп утыра торган ике полоса арасына килеп төшкән.
...Озак та үтми интернетта һәлак булучыларның исемлеге пәйда булды. 50 кешелек исемлектә 11 һәм 15 яшьлек ике бала, бер үк фамилияле кешеләр бар. Һәлакәттә Татарстан Президентының улы Ирек Миңнеханов, РФ Иминлек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Александр Антоновның да гомере өзелгән.
Һәлак булучылар исемлегендә безнең районнан чыккан кешеләр дә бар. Болар, беренчел мәгълүматлар буенча - бортпроводник Нурия Гафият кызы Зарифуллина һәм пассаҗир, Осиново бистәсендә теркәлгән Наталья Михайловна Акулинина.
Фаҗига булган урынга шул ук көнне чәчәкләр китерә башладылар. Халык фаҗигада һәлак булучыларның кайгысын уртаклаша. Без дә фаҗигада якыннарын югалтучыларның тирән кайгасын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев