Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Салымны 1 ноябрьгә түләп бетерергә

Транспортка һәм милеккә билгеләнгән салымны физик затлар 2012 елның 1 ноябренә кадәр түләп бетерергә тиеш. Җир салымын 15 ноябрьгә кадәр түләргә кирәк. Әлифел ТАРАЗОВА Дөрес, кайберәүләр аягына алдан киюне кулай күрә һәм андыйлар, бүгенге эшне иртәгәгә калдырма, дигән принциптан чыгып, салымны вакытыннан алда түли. 1 октябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, физик...

Транспортка һәм милеккә билгеләнгән салымны физик затлар 2012 елның 1 ноябренә кадәр түләп бетерергә тиеш. Җир салымын 15 ноябрьгә кадәр түләргә кирәк.

Әлифел ТАРАЗОВА

Дөрес, кайберәүләр аягына алдан киюне кулай күрә һәм андыйлар, бүгенге эшне иртәгәгә калдырма, дигән принциптан чыгып, салымны вакытыннан алда түли. 1 октябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, физик затларның милкенә 27,2 миллион сум күләмендә салым салынган булган һәм халык шуның 9,3 миллион сумын (34,2 процент) түләп тә куйган. Җир салымы 17,6 миллион сум күләмендә исәпләнгән, 7,1 миллион сум түләнгән (40 проценты).
Предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре киңәшмәсендә федераль салым хезмәтенең 8нче районара инспекциясе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Вячеслав Савинов белдергәнчә, физик затлар барысы 65,5 миллион сум транспорт салымы түләргә тиеш булса, шуның әлегә нибары 20,7 миллион сумы яисә 31,6 проценты түләнгән. Табигый ки, салымны түләп бетерү өчен, вакыт бар барын, ләкин санаулы көннәр тиз узып китә, шуңа күрә ашыгырга кирәк. Докладчы әйтеп узганча, салым әлегә аз түләнгән.
Кызык өчен шуны да әйтеп узарга кирәк: узган ел да безнең һәркайсыбыз салымны 1 ноябрьгә түләп бетерергә тиеш иде, әмма дүшәмбе киңәшмәләрендә катнаша торган җитәкчеләрнең (анда 140лап җитәкче) 44 проценты аны вакытында түләмәгән, ә 25 авыл җирлеге башлыгының 18е салымны кисәтүдән соң гына каплап бетергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев