Яшел Үзән

Сак булыгыз: Африка чумасы 12+

Дуңгызларда Африка чумасы - вируслы йогышлы чир. Бүген ул дөньяның бик күп илләрендә, шулай ук Россия Федерациясенең берничә төбәгендә котыруын дәвам итә. Бу авыруның мәкерлелеге шунда, ул бернинди дәвага да бирешми. Чума йоктырган дуңгызлар кан чыгармау юлы белән, ягъни яндырып юк ителә. Россельхознадзор мәгълүматлары буенча, соңгы 5 елда Россиядә Африка...


Дуңгызларда Африка чумасы - вируслы йогышлы чир. Бүген ул дөньяның бик күп илләрендә, шулай ук Россия Федерациясенең берничә төбәгендә котыруын дәвам итә.

Бу авыруның мәкерлелеге шунда, ул бернинди дәвага да бирешми. Чума йоктырган дуңгызлар кан чыгармау юлы белән, ягъни яндырып юк ителә. Россельхознадзор мәгълүматлары буенча, соңгы 5 елда Россиядә Африка чумасы теркәлгән төбәкләрдә 246 мең баш йорт дуңгызлары юк ителгән һәм 249 мең баш дуңгыз хуҗаларыннан алынган. Шул сәбәпле дуңгызчылык хуҗалыклары һәм шәхси сектор йөз миллионнарча сум зыян күргән.
Дуңгыз чумасыннан саклану өчен аның вирусын республиканың теләсә кайсы хуҗалыгы территориясенә кертмәүгә юнәлдерелгән профилактика чараларын төгәл үтәү зарур. Яшел Үзән районы дәүләт ветеринария берләшмәсе шәхси хуҗалыкларында дуңгыз асраучы кешеләр һәм дуңгызчылык хуҗалыклары җитәкчеләре, белгечләре игътибарына һичшиксез үтәлергә тиеш булган чаралар хакында җиткерә. Дуңгызлар асрауның зоогигиена нормаларын һәм кагыйдәләрен төгәл үтәргә, азыкны бары тик дуңгыз чирләре булмаган территорияләрдән генә алырга һәм ашатыр алдыннан термик юл белән эшкәртергә кирәк. Ашамлык калдыкларын азыкка өстәгәндә аларны ким дигәндә 70 градус җылылыкта эшкәртү зарур. Дуңгызларны чыгарып йөртмәскә, аларның бүтән терлекләр белән контактта булуына юл куймаска кирәк.
Чөнки чит дуңгызлар һәм хайваннар, ерткыч кошлар, җәнлекләр, этләр һәм мәчеләр чума вирусы йөртергә мөмкиннәр. Дуңгызлар торган урыннарны даими рәвештә дезинфекцияләргә кирәк, чөнки бетләрнең дә вирус йөртүе ихтимал.
Дуңгызларны санкцияләнмәгән сәүдә урыннарыннан, ветеринария документларыннан башка сатып алмагыз. Яңа алган хайваннарны ветеринария службасы органнарында һәм авыл җирлекләре хакимиятләрендә теркәү зарур. Дуңгызларны ветеринария белгечләре карап торсын, авыруларга каршы вакцинация үткәрелсен.
Чучкаларның Африка чумасы белән чирләп китүенә шик туса, хуҗа кеше кичекмәстән бу хакта дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә хәбәр итәргә, алар килеп җиткәнче чирле хайваннарны алар асралган бинадан ук изоляцияләргә тиешләр. Бу вакытта теләсә нинди терлекләрне (шул исәптән кош-кортны да) суярга, алардан алынган продукцияне сатарга ярамый.
Исегездән чыгармагыз, Африка чумасы таралырга мөмкин булганда битарафлык күрсәтүчеләргә яки аны таратучыларга административ һәм җинаять җаваплылыгы яный.
Дуңгызларның авырып китүе яки кинәт үлә башлау очраклары турында Яшел Үзән районы дәүләт ветериная хезмәтенә 3-76-21, 3-64-94 телефоннары аша хәбәр итегез.
Ф.Фәхретдинов,
районның баш ветеринария
табибы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: