Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сак бул – шәһәрдә эвакуатор

Машинасын төрле урында ташлап китүчеләргә көн бетә. Шәһәргә яңа эвакуатор кайтты. Дөрес, ул Газель машинасы базасында элек тә бар иде. Ләкин аның трос белән тарттырып менгерү җайланмасы төрле уңайсызлыклар тудыра. И.Илгиз «КамАЗ» базасында ясалган бу яңа эвакуатор, теләсә кайда, ярамаган урынга куеп калдырган җиңел машинаны алып китәргә мөмкинлек бирәчәк. Димәк,...



Машинасын төрле урында ташлап китүчеләргә көн бетә. Шәһәргә яңа эвакуатор кайтты. Дөрес, ул Газель машинасы базасында элек тә бар иде. Ләкин аның трос белән тарттырып менгерү җайланмасы төрле уңайсызлыклар тудыра.

И.Илгиз

«КамАЗ» базасында ясалган бу яңа эвакуатор, теләсә кайда, ярамаган урынга куеп калдырган җиңел машинаны алып китәргә мөмкинлек бирәчәк. Димәк, шоферларны тәртипкә өйрәтү бермә-бер яхшырачак. Юл һәлакәтенә дучар булган шәһәрдәшләребез дә ватылган машиналарын алып кайтырга аптырап калмаслар, 3-74-50 телефоны белән диспетчерга шалтыратып, эвакуатор чакырта алачаклар.
Муниципаль район башлыгы С.Батин да Татарстан Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан бирелгән бу машинаның шәһәр өчен бик кирәк булуын азсызыклады. Машиналарын ташлап калдыручылар аркасында, ашыгыч ярдәм машиналары, янгын сүндерүчеләр тиешле җиргә барып җитә алмый. Ә аларның һәр минуты исәптә, соңга калган минутлар кеше гомере белән исәпләнергә мөмкин. Ә менә бу эвакуатор юл хәрәкәтенә уңайсызлыклар тудырган машиналарны тиз арада алып китәргә мөмкинлек бирә.
Тиешсез урында ташланган машинага ЮХИДИ хезмәткәре тарафыннан протокол төзелә, ишекләргә пломбалар салына. Машина турында информация диспетчерга тапшырыла һәм Королев урамында 26 йорт янәшәсендә урнашкан түләүле машина тукталышына (штрафстоянка) куела. Машинасын югалткан шоферлар, 02 телефонына шалтыратып, тиз арада машиналарының кайдалыгын белә алалар. Ә иң яхшысы юл билгеләренә карап кына машинаңны туктату. Шунда безгә беркем дә комачауламас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев