Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сагындык сине, Динә!

Җәйнең соңгы көне ел да Яшел Үзәнне бер канатландырып, горурландырып ала, моңсу көз буена җитәрлек яхшы кәеф бүләк итә. Әйе, Шәһәр көнен барыбыз да көтеп ала. Ярата халкым Яшел Үзәнен. Республика алдында да Яшел Үзән күбесенчә яхшы яктан аталганга, иң матур һәм тыныч шәһәрләрнең берсе булганга күңелгә шулкадәр якын ул....

Җәйнең соңгы көне ел да Яшел Үзәнне бер канатландырып, горурландырып ала, моңсу көз буена җитәрлек яхшы кәеф бүләк итә. Әйе, Шәһәр көнен барыбыз да көтеп ала.
Ярата халкым Яшел Үзәнен. Республика алдында да Яшел Үзән күбесенчә яхшы яктан аталганга, иң матур һәм тыныч шәһәрләрнең берсе булганга күңелгә шулкадәр якын ул.
Шәһәр көнендә шушы үзенчәлек тагын да өскәрәк калкып чыга: күл буенда оештырылган ярминкә - эшлекле, стадионнарда узган ярышлар - дәртле, ә «Авангард»тагы бәйрәм тантанасы күңелле узды.
Ярминкә хезмәт кешесен үзенә елдан-ел якынрак тарта. Быелгы балның мул уңышын кая куярга белмәгән умартачылар, сувенир ташкабактан алып тау кадәр кабак үстергән яшелчәчеләр үз продукцияләрен рәхәтләнеп сатты.
Шунда ук, күлдә, судомоделистлар үзләренең осталыкларын күрсәтте, ветеран абый-апалар рәхәтләнеп җырлады-биеде.
«Авангард» стадионында узган бәйрәм концерты соңгы бәйрәмнәрнең иң уңышлысы, иң яхшысы булгандыр, мөгаен. Беренчедән, сагынып-көтеп алган Динәбез сәгатьтән артык үзенең сихри тавышы белән җаныбызны иркәләде. Юк, дөньякүләм танылу аны бер дә үзгәртмәгән: шул ук гади, көләч, сөйкемле сөяк. Күңеле тулы моң, йөрәге тулы ярату хисе. Якыннарын, Яшел Үзәнен...
Бәйрәм тантанасында «Один в один» тамашасы шәһәрдәшләребез өчен сюрприз булды дисәк тә, ялгышмабыз. Е.Антонова җитәкчелегендә җыр театры артистлары чыгышын «Кара әле, тач Пугачева, нәкъ Шакира, Игорь Николаевның үзе бит бу!» дип карап утырасың. Мондый проект театрга тамашачыларны җәлеп итә, аны тагын да популярлаштыра.
Бәйрәм салют белән тамамланды. Ялтыра, күкрә, Яшел Үзән - гүзәл шәһәрем!
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев