Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сабантуй бүләге

11 июньдә узган район сабан туенда, «Яшел Үзән» газетасына язылучылар арасында, истәлеккә булсын һәм һәр көнне газета турында искәртеп торсын дигән изге теләктән чыгып, приз уйнаткан идек. Газетабызга язылуның мондый төреннән, мәйданда тәүге мәртәбә генә үткәрсәк тә, укучыларыбыз да, без дә канәгать: язылучылар да байтак булды, үзара аралашу ике як...


11 июньдә узган район сабан туенда, «Яшел Үзән» газетасына язылучылар арасында, истәлеккә булсын һәм һәр көнне газета турында искәртеп торсын дигән изге теләктән чыгып, приз уйнаткан идек.

Газетабызга язылуның мондый төреннән, мәйданда тәүге мәртәбә генә үткәрсәк тә, укучыларыбыз да, без дә канәгать: язылучылар да байтак булды, үзара аралашу ике як өчен дә кызык һәм файдалы иде. Бу көнне газетабызга язылучылар арасында, бәхетле мизгелләрне генә санап торсын дип, призга сәгать уйнаттык һәм аны Мирный микрорайонында яшәүче газета укучыбыз Илсур Гәрәев отты. Илсур Бикмулла улы «Яшел Үзән» газетасын күп еллардан бирле өенә яздырып укый. Газетада басылган кайбер язмаларны эшендә дә файдалана. Ул дөньяда иң изге һөнәр иясе - Укытучы. 107нче башлангыч һөнәри белем бирү учрежденисендә ОБЖ укыта. Элегрәк елларда физик культура дәресләрен алып барган. Мактаулы укытучы, кайгыртучан гаилә башлыгын эшендә ихтирам итәләр, өендә яраталар. Газетабыз укучылары арасында һәр җирдә мактаулы милләттәшебез булуы белән без дә горурланабыз һәм аңа алга таба да эшчәнлекнең бөтен тармагында уңышлар телибез.
Искәртәбез: «Яшел Үзән» газетасына бүген язылсагыз, ул киләсе айдан өегезгә кадерле кунак булып килеп торыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X