Сабан туе көннәре билгеләнде
26 февральдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татар халкының көтеп алган бәйрәме - Сабан туен уздыру турында Указга кул куйды. Шуңа ярашлы рәвештә авыл җирлекләрендә һәм район үзәкләрендә быелгы бәйрәм июньнең 8е һәм 9ына туры килсә, зур шәһәрләр - Чаллы белән Түбән Камада ул 15 июньдә булачак. Ә башкала Сабан...
26 февральдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татар халкының көтеп алган бәйрәме - Сабан туен уздыру турында Указга кул куйды.
Шуңа ярашлы рәвештә авыл җирлекләрендә һәм район үзәкләрендә быелгы бәйрәм июньнең 8е һәм 9ына туры килсә, зур шәһәрләр - Чаллы белән Түбән Камада ул 15 июньдә булачак. Ә башкала Сабан туе быел Бөтендөнья җәйге универсиада гөрләгән (6 - 17 июльләрдә) вакытка, ягъни 13 июльгә билгеләнгән. Шулай итеп универсиада кунаклары милли бәйрәмне дә күреп китәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев