Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сабан туе-2013 шатландырды да гаҗәпләндерде

Яшел Үзән Сабан туе елдан-ел күңеллерәк, программасы елдан-ел баерак була бара. Шуңа күрә республиканың кадерле кунакларын да бирегә курыкмыйча чакыралар. Быелгы Сабан туеның да хөрмәтле кунаклары күп иде. ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшин да, РФ Конституцион суды рәисе урынбасары С.Маврин һәм Конституцион суд вәкилләре дә Яшел Үзән Сабан туен яратып...

Яшел Үзән Сабан туе елдан-ел күңеллерәк, программасы елдан-ел баерак була бара. Шуңа күрә республиканың кадерле кунакларын да бирегә курыкмыйча чакыралар. Быелгы Сабан туеның да хөрмәтле кунаклары күп иде. ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшин да, РФ Конституцион суды рәисе урынбасары С.Маврин һәм Конституцион суд вәкилләре дә Яшел Үзән Сабан туен яратып китте.
Елдагыча кунакларны сабан туе капка төбендә татарның күркәм гадәте буенча чәкчәк, ипи-тоз белән каршы алдылар. Хезмәт бәйрәменең бүгенге геройлары - кыр батырлары үзләренең куәтле техникасын тезеп куйган. Шунда ук элеккегечә сабан сөреп карарга, безнең бабайларның кул хезмәтенең никадәр көч соравын үзеңдә татып карарга мөмкин иде. Шулай эшләде дә Сергей Петрович, мин Мәскәүдән кадәрле килдем әле дип тормады, җиң сызганып, сабан сөрде. Белгечләр кулы көчле, буразнасы тирән, дигән нәтиҗәгә килде. Шулай итеп, ул үзенең генә түгел, башкарган хезмәте белән дә халыкка никадәр якын икәнлеген күрсәтте. Ә Фәрит Мөхәммәтшинны яшел үзәнлеләр аеруча ярата: гади ул, халыкчан, матур итеп татар телендә сөйли, җор сүз табып, эш кешесенең күңелен күтәреп җибәрә белә. Әнә татарча ничек матур итеп биеде! Ул биегәч, минем дә бәйрәм буе кәеф шәп инде!
Ә кәефне күтәрерлек урыннар шактый иде. Капка төбендә үк сине татар һөнәрчеләре авылы каршы ала. Идел аръягы зонасы авыл җирлекләре әзерләгән бу комплекстан чыгып китәсе дә килми.
Монда тимерчеләр, итекчеләр, мал асраучылар, чигүчеләр үзләренең һөнәрен күрсәтә. Авыл өе табынында нинди генә нигъмәтләр юк?! Бәлеше, чәкчәге, тутырган тавыгы, каклаган казы...
Фәрит Мөхәммәтшин безнең якның данлыклы ризыгын күптән белә: Сергей Мавринга да Шырдан катыгы ошарга тиеш. Шулай булды да: кунаклар биредә озаграк тоткарланды. Ә һөнәрчеләр күп иде бәйрәмдә. ТР Һөнәрчелек фһәм халыкның сәнгати кәсебен үстерү үзәге Суздаль, Казан, Волжск, Уржум, Новгород өлкәсе, Владимир һәм башка җирләрдән һөнәрчеләрне чакырган. Халык аларның һөнәр җимешләренә карап сокланып кына калмады, сатып алучылар да бихисап иде.
Аерым урында балалар сабан туе. Әй рәхәтләнде инде алар төрле уеннарда уйнап. Үсмерләр хәтта төп мәйдандагыларында да көч сынашты.
Сабан туе бизәге - җыр-бию. Үзебезнең талантлы артистларыбыз янына Казан профессионналары да килеп кушылгач, рәхәтләнеп җырладык, биедек. Туйда бии тукмак та, дигәннәре шул икән. Быел нәфис сүз дә кунакларның күңеленә хуш килде. Әнә якташыбыз, Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров үз янына күпме халыкны җыйган?! Җыйган да авызына каратып тора! Тукта, Рәшит абый, башка мәйданнарны да карыйсыбыз, башкаларны да күрәсебез, милли ашлардан авыз итеп карыйсыбыз бар бит әле!
Милли ашларга килгәндә ПОЗиС хезмәткәрләре пешергән өчпочмаклар бик ошады. Лимонлы чәе дә нәкъ татарча иде. Шәһәребезнең төрле урыннарында эшләүче үзбәкләр дә сабан туенда кунакчыл яшел үзәнлеләрне пылау белән сыйлады. Никадәр генә тырышып, юмалап сорасаң да, пылауның шулкадәр тәмле булуының серен ачмыйлар. Яратып, күңел җылың биреп пешерергә кирәк, дип, гомуми сүзләр белән котылалар! Анысы да дөрес инде! Ә менә шашлыкка килгәндә сынатабыз кеше алдында. Мәскәүдән кайткан кунаклар Рушания һәм Рушан Базиевлар сәүдә рәтләрен бетереп сыер итеннән шашлык эзләп йөргән, әмма тапмаган. «Ә Мәскәү Сабан туенда шашлыкны нигездә сыер, тавык итеннән һәм балыктан ясыйлар. Татарстанда ник шулай ул?» дип, җавап кайтарып булмый торган сорауны бирделәр.
Бер мичкә балга бер кашык дегет өстәмәсәң, күңелең булмый инде, диярсез. Әмма язмый да калып булмый. Быел сабан туе тиз тәмамланды. Халык кайтыр юлда яңадан шул туган авылым, һөнәрчеләр почмагында булып, күргәннәренең тагын бер күрәсе, күрмәгәннәренең карыйсы килде. Ә монда инде кызу эш кайный: барлык декорацияләр сүтелә, машиналарга төялә иде. Менә монысы безне бизәми торган күренешләрдән. Сабан туе, аерым кешеләр түгел, халык туе, ә аның ул көнне теләгән кадәр бәйрәм итәсе килә иде.
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X