Яшел Үзән

Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты вазифаларына кереште

Бу минутларда С.Сәйдашев исемендәге Зур концерт залында Татарстан Президенты инаугурациясе тантанасы уза. Рөстәм Миңнехановның ТР Президенты вазифасына керешү тантанасын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты. Аннары залга Россия һәм Татарстан дәүләт флаглары, шулай ук Президент штандарты кертелде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Конституцияләргә кулын куеп ант текстын әйтте.
"Татарстан Республикасы халкына тугры хезмәт итәргә, гражданнар хокукларын һәм ирекләрен, ТР Дәүләт суверенитетын тәэмин итәргә, Россия Федерациясе Конституциясеннән, Татарстан Республикасы Конституциясеннән һәм Татарстан Республикасы законнарыннан тайпылмаячакмын, миңа йөкләнгән Татарстан Республикасы Президенты югары вазифаларын намуслы башкарачакмын дип тантаналы төстә ант итәм", - диде ул.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.
Искәртеп үтик: инаугурация тантанасына 700 дән артык кеше чакырылган, шул исәптә депутатлар, ТР Хөкүмәте әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар, предприятиеләр җитәкчеләре, хакимиятнең федераль органнары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, РФ субъектлары җитәкчеләре һ.б.
Люция Камалова.
Татар.информ

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 23 октября 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • Тормышыгызда нәрсәләрне үзгәртер идегез?
    Проголосовало 5 человек
  • Мин авылны сайлыйм!
  • «Ашыгырга ярамый, без бит балаларны йөртәбез!»
  • Яшел Үзәндә төрле милләт балалары татар телендә шигырьләр укыды
  • «Дуслар чабышы» Маяк спорт комплексында узды
  • Бакырчыда Мәүлид бәйрәме
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Газовикларның риск зонасына васильеволылар да эләгә
  • 19 апреля 2018 - 13:52
    Сабан туе көннәре билгеле булды
    Быел, халыкның иң яраткан һәм бүгенге көнгә килеп җиткән иң борынгы йола-бәйрәмнәренең берсе булган Сабантуй, Рамазан ае тәмамлангач булачак.
    650
    0
    2
  • 20 марта 2018 - 15:31
    Игътибар! Түбән Урысбага авыл җирлегенә сәркатип кирәк.
  • 1 ноября 2017 - 10:53
    БЕЗ СЕЗНЕ КӨТӘБЕЗ! Белдерүләрегезне 5-67-02 телефоны аша яки Гоголь ур, 23а йортына килеп калдыра аласыз.
Ночной режим