Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов: “Сайлаулар татарстанлыларның республикабызга ышануын күрсәтте!”

Республикабыз лидеры "Казан-Арена" стадионында бәйрәм чарасы барышында халыкка мөрәҗәгать итте.

Татарстан Президентын һәм җирле үзидарә депутатларын сайлау булды узды. "Казан-Арена" стадионында, Бердәм сайлау көне уңаеннан оештырылган бәйрәм чарасында, республикабыз лидеры Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга актив тормыш позициясе, югары үзаңлылыклары һәм Татарстанга булган мәхәббәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

"Сайлаулар татарстанлыларның республикабызга ышануын исбатлады! Һәрбер тавыш бирүчегә һәм "Бердәм Россия"гә рәхмәт әйтәсем килә. Сайлау - катлаулы процесс, бу сайлау комиссияләрнең, күзәтүчеләрнең, барлык партияләрнең зур хезмәте. Гамәлдәге хакимият ышаныч яулады, һәм бу бик зур җаваплылык. Рәсәй белән бергә һәрвакыт алда булырбыз, һәрвакыт бергә булырбыз!", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Исегезгә төшерәбез: экзит-пол мәгълүматы буенча Рөстәм Миңнеханов ТР Президентын сайлауларында алдан ясалган нәтиҗәләр буенча 90% тавыш белән лидер иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев