Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов Динәне җиңүе белән котлады

«Голос» Бөтенроссия телепроектында Эльмира Кәлимуллинаның финалга чыгуы һәм Динә Гарипованың җиңүе Татарстанда иҗат потенциалының зур булуын күрсәтте. Бу хакта дүшәмбе көнне әлеге бәйге триумфаторлары белән очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләде. «Сезнең җиңү - зур батырлык һәм тырыш хезмәт җимеше», - диде Президент. Аның фикеренчә, Россия шоу-бизнесында хәзер яңа талантлы...

«Голос» Бөтенроссия телепроектында Эльмира Кәлимуллинаның финалга чыгуы һәм Динә Гарипованың җиңүе Татарстанда иҗат потенциалының зур булуын күрсәтте. Бу хакта дүшәмбе көнне әлеге бәйге триумфаторлары белән очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләде.
«Сезнең җиңү - зур батырлык һәм тырыш хезмәт җимеше», - диде Президент. Аның фикеренчә, Россия шоу-бизнесында хәзер яңа талантлы башкаручылар җитешми һәм бу телепроект шундыйларны ачты да.
Динә Гарипова Президентка әлеге очрашу һәм котлаулар өчен рәхмәт белдереп: «Атказанган артист исеме - ул зур бәя һәм без аны акларга тырышырбыз», - диде.
Кызлар үзләренең алдагы планнары белән уртаклашты. Аларның икесе дә музыка юнәлешендә укуларын дәвам итәргә җыена. Рөстәм Миңнеханов аларга алдагы карьера үсешендә ярдәм итәчәген, кирәк булса, иганәчеләр табуда булышачагын белдерде. Очрашу ахырында Динә белән Эльмирага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелү турында указлар һәм шулай ук фатир алуга сертификатлар да тапшырылды. ТР Президенты җырчыларның укытучыларына да котлауларын җиткерде.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250