Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Римма Ратникова янәдән рәис

ТР Журналистлар берлеге иҗади оешмасының XVIII съезды эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты башлыгы Ю.Камалтынов, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникация чаралары агентлыгы җитәкчесе М. Моратов, Россия Журналистлар берлеге сәркатибе А.Джазоян катнашты. Ф.Мөхәммәтшин делегатларны һәм кунакларны Татарстан җитәкчелеге исеменнән сәламләп, ТР Президенты мөрәҗәгатен укыды. Республика ирешкән уңышларда, һичшиксез,...

ТР Журналистлар берлеге иҗади оешмасының XVIII съезды эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты башлыгы Ю.Камалтынов, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникация чаралары агентлыгы җитәкчесе М. Моратов, Россия Журналистлар берлеге сәркатибе А.Джазоян катнашты.

Ф.Мөхәммәтшин делегатларны һәм кунакларны Татарстан җитәкчелеге исеменнән сәламләп, ТР Президенты мөрәҗәгатен укыды. Республика ирешкән уңышларда, һичшиксез, журналистлык корпусының да өлеше бар диелде Президент мөрәҗәгатендә.
Фәрит Хәйруллович билгеләгәнчә, Татарстан Журналистлар берлеге республикабызда иң олы һәм абруйлы иҗади берлекләрнең берсе булып тора. Римма Ратникова рәислегендә ул нәтиҗәлелек буенча зур һәм әһәмиятле эш башкара. Республикабызның һәр тармагы һәркайсы массакүләм-мәгълүмат чаралары белән тыгыз элемтәдә эшли. Соңгы елларда журналистларның җәмгыять алдындагы җаваплылыгы аеруча артты, дип билгеләп үтте ул.
Съездда ТР Журналистлар берлеге рәисе булып 5нче тапкыр һәм 5 елга янә Римма Ратникова ачык тавыш бирү юлы белән сайланды һәм башка кандидатлар тәкъдим ителмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X