Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рөхсәтсез эшләгәннәр

2014 елның мартында Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы Россия УФМСның Яшел Үзән районы бүлеге белән берлектә "Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый хәле турында" федераль закон үтәлешен тикшерде. Районның "Овощевод" хуҗалыгын тикшергәч, шул билгеле булды: биредә ике Үзбәкстан гражданы Россия Федерациясе территориясендә эшләү өчен рөхсәт бирелә торган тиешле документларсыз эшләгән. "Овощевод"...

2014 елның мартында Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы Россия УФМСның Яшел Үзән районы бүлеге белән берлектә "Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый хәле турында" федераль закон үтәлешен тикшерде.

Районның "Овощевод" хуҗалыгын тикшергәч, шул билгеле булды: биредә ике Үзбәкстан гражданы Россия Федерациясе территориясендә эшләү өчен рөхсәт бирелә торган тиешле документларсыз эшләгән. "Овощевод" ширкәте директоры ике очрак өчен дә административ җаваплылыкка - 25әр мең сум штрафка тартылды.

Район территориясендә миграцион закончалык үтәлешен тикшерү дәвам итә, дип белдерде Яшел Үзән шәһәр прокуроры урынбасары А.Путяткин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев