Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Республикада быел ачылган иң зур мәдәният йорты безнеке

Карамалы Тау бистәсен бәхет басты - 450 урынга исәпләнгән, 1152 кв.м мәйданы булган мәһабәт мәдәният йорты файдалануга тапшырылды. Бу бәхетне бистәдә яшәүчеләр бик озак көтте. Карамалы Тау бистәсе җирлеге башлыгы Ф.Шәмсиев сүзләренә караганда, иске клуб бинасы сүтелгәнгә 8 ел вакыт узган. Менә шул көннән башлап, ачык хат көннәрендә, төрле җыеннарда...

Карамалы Тау бистәсен бәхет басты - 450 урынга исәпләнгән, 1152 кв.м мәйданы булган мәһабәт мәдәният йорты файдалануга тапшырылды.
Бу бәхетне бистәдә яшәүчеләр бик озак көтте. Карамалы Тау бистәсе җирлеге башлыгы Ф.Шәмсиев сүзләренә караганда, иске клуб бинасы сүтелгәнгә 8 ел вакыт узган. Менә шул көннән башлап, ачык хат көннәрендә, төрле җыеннарда яшьләргә барырга урын юк дип, һәрвакыт чаң суга килделәр. Һәм менә, ниһаять, «Авыл клублары» республика программасы нигезендә мәдәният йорты үзенең беренче тамашачыларын кабул итте.
Ачылу тантанасында ТР Президенты Р.Миңнеханов, мәдәният министры А.Сибагатуллин, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе А.Тыгин, журналистлар һәм балалар катнашты. Татарстан Президенты потранажлыгында үткәрелә торган «Йолдызлык-Созвездие» фестиваленең сайлап алу туры нәкъ менә ачылу тантанасы көнне, шушы яңа бинада башланып китте. Монда шулай ук китапханә, түгәрәкләр үткәрү өчен кабинетлар, полиция пункты да урнашкан.
Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А.Тыгин әлеге бинаны күптән көтелгән булуын, халык өчен бик кирәкле объектларның берсе икәнлеген әйтеп узды. Бистәдә яшәүчеләр исеменнән Татарстан Республикасы Президентына рәхмәтен җиткерде.
Президент «Йолдызлык - Созвездие» проектын Россиядә тиңе булмаган уникаль проект дип атады. «Бүген бу бинаны балалар белән бергә ачу икеләтә шатлык. Республикада без бу фестиваль белән талантларны ачабыз, аларга үсәргә мөмкинлек бирәбез. Бу фестивальләрдән якташыгыз, милләттәшебез Динә Гарипова кебек талантлар үсеп чыга, Россия күләмендә йолдыз булып балкыйлар. Димәк, менә мондый мәдәният йортлары булдыру безнең бурыч», - диде. Р.Миңнеханов мәдәният йортының техник базасын яхшырту максатыннан 150 мең сумга сертификат тапшырды. Динә монда, балалар арасында иде. Кайчандыр үзе дә «Йолдызлык - Созвездие» фестивалендә катнашып, лауреат булган кыз шул вакытта башкарган «Кыр казлары» җырын тамашачыларга бүләк итте.
Бинаны төзегән подрядчы ООО «ГрейтСтрой» ширкәте генераль директоры В.Никишов мәдәният йорты директоры М.Марфинага бинаны ачкан символик ачкычны тапшырды.
Бу көнне Р.Миңнеханов Карамалы Тау бистәсендәге капиталь ремонт ясалган амбулатория бинасын карады. Амбулатория составына бер сменага 139 кеше кабул итә алырлык поликлиника, 10 койкага исәпләнгән стационар, ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге керә.
Аннан Президент «Тузган торакны бетерү» программасы нигезендә бирелгән фатирларны карады, Блиновлар гаиләсендә булды.
И.Илгиз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250