Яшел Үзән

Район башлыгы Александр Тыгин укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлый!

Хөрмәтле педагоглар! Кадерле укытучылар!

Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.
Сезнең хезмәт - һәркайсыбызның тормыш баганасын, нигезен төзүче, белем юлында алга бару өчен көч бирүче.
Безнең барыбызның да яңа, тагын да зуррак һәм кызыклырак мәсьәләләрне хәл итәсе бар. Шуңа күрә бүген балаларыбызның мәктәптә укуның беренче елында ук заманча сыйфатлы белем алуы бик мөһим. Балалар бит безнең дәвамчыларыбыз, киләчәгебез, ә ул, чыннан да, бик матур булырга тиеш!
Чын күңелемнән барлык укытучыларны, остазларны, мәгариф ветераннарын шушы бәйрәм белән котлыйм. Нык сәламәтлек, шатлык, муллык һәм яңа перспектив проектларның тормышка ашуын телим.
Александр Тыгин,
Яшел Үзән муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: