Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгы Александр Тыгин райондашларыбызны һәм кунакларны милли бәйрәмебез – Сабантуй белән котлады

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм кадерле кунаклар!

Барчагызны да Сабантуй белән котлыйм. Бу илебездә иң якты һәм көтеп алынган көн - хезмәт һәм өмет бәйрәме.
Сабантуй үз эченә үткәннән һәм бүгенгедән бары тик яхшы сыйфатларны гына җыеп алган. Бәйрәм үз традицияләрен һәм йолаларны сак­лап, яңа бәйгеләр белән баетылып, тагын да кызык­лырак һәм күңеллерәк үтә.
Сабантуй борынгы бәйрәм, аңа инде 1000 елдан артык. Шул ук вакытта Сабантуй мәңге яшь бәйрәм, чөнки ул мәйданга төрле буын кешеләрен җыя һәм һәрберсе үзенең бары яхшы сыйфатларын күрсәтеп калырга тырыша.
Бу көнне күркәм традиция буларак, без авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен котлыйбыз. Бу кешеләр - безнең горурлыгыбыз, алар чын мәгънәсендә иң җылы рәхмәт сүзләрен ишетергә лаеклы.
Барыгызга да бәхет, сәламәтлек һәм иң изге теләкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X