Яшел Үзән

Рамазан ае мөбарәк булсын!

Һиҗри буенча бүген рамазан ае башланды. Татарстан мәчетләрендәге имамнар бу изге айда тәравих намазын 20 рәкагать укырга тиеш дигән карарга киленгән.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм казыйлар утырышы булып, әлеге мәсьәләләрдә ачыклык кертелгән иде.

Фитыр сәдакасы күләмен арпа һәм йөзем бәясеннән чыгып билгеләргә килешенде.

Фитыр сәдакасы бер кешегә, арпа бәясенә карап, - 100 сум, йөзем бәясенә карап, - 600 сум.

Фидия сәдакасы - 200 сум.

Зәкят нисабы - 224 мең сум, фитыр сәдакасы нисабы - 21,6 мең сум.

Фидия
Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасы түләргә тиеш була. Фидия - ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Фидия акчалата түләнергә мөмкин.

Фитыр
Рамазан аенда фитыр сәдакасы һәм зәкят билгеләнә. Фитыр сәдакасы бирү һәр мөселманга да вәҗеб гамәлләрдән санала. Фитыр сәдакасы мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасын, мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә.

Уразаның соңгы көне 4 июльгә туры килә, 5 июльдә - Ураза гаетенең беренче көне (Гает 3 көн билгеләп үтелә).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: