Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Һәр яшүсмернең белергә хокукы бар!

Һәр яшүсмернең сайлау ирегенә, мөстәкыйльлеккә, якыннарын хөрмәтләргә хокукы бар. Әмма боларның барысыннан да бер сәгатьтә, гасыр чумасы - наркотикларга бирешеп колак кагарга була. Хәзер яшьләр мәгълүматны күбрәк интернеттан ала. Мониторинг күрсәтүенчә, интернетка кереп, «наркотик» сүзен соратсаң, 11 мең сайтка ссылка бирелеп, шуларның 2 проценттан азрагы гына наркотикларга каршы чыга. Калганнары...

Һәр яшүсмернең сайлау ирегенә, мөстәкыйльлеккә, якыннарын хөрмәтләргә хокукы бар. Әмма боларның барысыннан да бер сәгатьтә, гасыр чумасы - наркотикларга бирешеп колак кагарга була.

Хәзер яшьләр мәгълүматны күбрәк интернеттан ала. Мониторинг күрсәтүенчә, интернетка кереп, «наркотик» сүзен соратсаң, 11 мең сайтка ссылка бирелеп, шуларның 2 проценттан азрагы гына наркотикларга каршы чыга. Калганнары наркотиклы тормышны яшерен яисә ачыктан-ачык пропагандалый.
Күптән түгел Яшел Үзән мәктәпләренең барысында да наркоконтроль органнары инициативасы белән уздырылган «Минем белергә хокукым бар» интернет-дәресләр барды. Ул мәктәп укучыларын интернеттагы наркотикларга каршы юнәлештәге ресурслар белән таныштыру һәм шулай ук аннан файдаланырга өйрәтү өчен уздырылды. Әлеге чараны оештыручылар балаларда наркотикларга каршы кире мөнәсәбәт тудыруны максат итеп куйды. Балалар наркотикларның бәйлелек, ирекне югалту, коллык икәнлеген аңларга тиеш. Дәресләр барышында Яшел Үзән укучылары ТР буенча РФ УФСКН сайты белән танышты, «Минем белергә хокукым бар!» интернет-дәресе бүлегенә керде. Әлеге чара барышында укучыларга квалификацияле медицина ярдәме, табиб, юрист һәм психологтан ничек консультация алу турында сөйләнде. Шәһәрнең 4нче урта мәктәбендә, 14нче лицейда, 3нче һәм 10нчы гимназиядә булган интернет-дәресләрдә наркоконтроль хезмәткәрләре дә катнашты. Ул аларга райондагы наркотикларга бәйле хәлне, җинаятьләрне, Яшел Үзән наркополицейскийлары эше турында сөйләде.
Наркоконтрольнең Яшел Үзән МРО оперуполномоченные Светлана Крылова сүзләренә караганда, телевидениенең һәм интернетның яшүсмерләр һәм яшьләр аудиториясенә тәэсир итә алу мөмкинлеге бик зур. Әгәр дә без наркотикларсыз җәмгыять төзергә, сәламәт балалар тәрбияләргә, аларның киләчәге өчен тыныч булырга теләсәк, һәр кеше өчен көрәшергә, интернет мөмкинлекләрен файдаланырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев