Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Һәр унынчы кеше – инвалид

Декабрьнең беренче ункөнлеге бөтен дөньяда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә игътибарны арттыру декадасы булып тора һәм анда төрле чаралар үткәрү каралган. Бу көннәрдә инвалидларның көндәлек борчу-мәшәкатьләрен чишүгә, проблемаларын хәл итүгә җәмгыятебез, дәүләт структуралары, төрле хезмәтләр аеруча игътибарлы. Яшел Үзәндә инвалидлар проблемалары һәм аларны хәл итү юллары, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне социаль...


Декабрьнең беренче ункөнлеге бөтен дөньяда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә игътибарны арттыру декадасы булып тора һәм анда төрле чаралар үткәрү каралган. Бу көннәрдә инвалидларның көндәлек борчу-мәшәкатьләрен чишүгә, проблемаларын хәл итүгә җәмгыятебез, дәүләт структуралары, төрле хезмәтләр аеруча игътибарлы.

Яшел Үзәндә инвалидлар проблемалары һәм аларны хәл итү юллары, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне социаль яклау чаралары турында Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Яшел Үзәндәге социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зөһрә Бурдина тулырак сөйли.
- Физик мөмкинлеге чикләнгән кеше үзен җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзасы итеп сизсен өчен, аларны эшкә урнаштыруга һәрвакыт зур әһәмият бирелде һәм бирелә. Ел дәвамында 83 инвалид эшкә урнаштырылды, 6 кеше, һөнәр үзләштерү максатыннан, укырга тотынды, бер кешегә вакытыннан алда хезмәт пенсиясе билгеләнде. «Восток-сервис», «Респект», «Аварийная диспетчерская служба» ширкәтләре һәм эшмәкәр Иванов инвалидларны эшкә урнаштыру программасы буенча 7 кешегә эш урыны булдырды һәм эшкә алды. Бер инвалид, мәшгульлек үзәге аша дәүләттән 60 мең сум күләмендә материаль ярдәм алып, үзенең эшен ачты.
-Белгәнебезчә, дәүләт инвалидларга матди ярдәм күрсәтү төрләрен даими арттыра бара. Соңгы вакытта бу юнәлештә нинди карарлар кабул ителде?
- 2012 елның 1 гыйнварыннан «Хәрби хезмәткәрләргә акчалата ярдәм күрсәтү турында» узган елның 7 ноябрендә чыккан 306нчы законы көченә керде. Бу закон буенча хәрби травма нәтиҗәсендә инвалид булып калган гражданнарга (контузия алганнарга, авырып, сәламәтлеген югалтканнарга), Бөек Ватан сугышы инвалидларына ай саен акчалата ярдәм күрсәтелә. Социаль яклау бүлегенә бу җәһәттән 42 инвалид, ире һәлак булган 112 тол хатын мөрәҗәгать итте, шулай ук алар арасында һәлак булган хәрбиләрнең әти-әнисе дә бар. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Даими тәрбиягә мохтаҗ инвалид балаларга ай саен өстәмә акчалата ярдәм күрсәтү турында» 07.03.2012 ел, 188нче карарына ярашлы рәвештә, 18 яше тулмаган инвалид балаларга ай саен акчалата ярдәм күрсәтү тәртибе булдырыла. Гаиләдә ике инвалид бала булса, аларның һәркайсына матди ярдәм тиеш. Даими карап, тәрбияләп торуга мохтаҗ 17 инвалид балага 319 мең сум акча түләнде. Гыйнвардан ноябрьгә кадәр ТР Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында дәүләт социаль ярдәме турында» 07.12.2004 ел, 541нче карарына ярашлы рәвештә, 105 инвалидка 328 мең сумлык ярдәм күрсәтелде.
- Декада барышында шәһәрдә һәм районда нинди чаралар үткәрү планлаштырылды?
- Район башлыгы инвалидларның җәмәгать оешмалары вәкилләре, билгеле бер уңышка ирешкән сәләтле инвалидлар белән очрашачак. 3 декабрьдә эшкә урнаштыру үзәгендә инвалидларның эшкә урнаштыру үзәге, пенсия идарәсе, социаль яклау бүлеге, «Ак барс-Мед» иминият компаниясе вәкилләре белән очрашуы билгеләнде. 4 декабрьдә Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкилнең ярдәмчесе бүтән хезмәтләр белән берлектә инвалидларны кабул итәргә әзерләнә. Инвалидларның җәмәгать оешмаларында ачык ишекләр көне узачак.
- Мәдәни чаралар турында да беләсе килә.
- 5 декабрьдә - 9нчы лицейда, 6 декабрьдә 14нче мәктәптә инвалид балалар өчен концерт, сәхнәләштерелгән тамаша. Башкарма комитет карарына ярашлы рәвештә, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең киләсе елның февралендә узачак иҗат фестиваленә әзерлек башланды. Шулай ук, узган еллардагы кебек, спорт чараларында, хәйрия акцияләрендә инвалидлар актив катнашыр дип уйлыйбыз.
Районда бара торган «Инвалидлар өчен уңайлы мохит», «Шәфкатьле телефон» акцияләре турында «Яшел Үзән» газетасы күп мәртәбә хәбәр итте. Әлеге акцияләр бүген дә дәвам итә һәм алар хакында киләсе язмаларның берсендә тулырак мәгълүмат җиткерербез.
- Килештек.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев