Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Производство травмалары арта

Хәзер эш бирүчеләргә эш урынында имгәнүләргә юл куймас өчен тырышырга, алдан чарасын күрергә туры киләчәк. Әмма, кызганычка, бәла-казалар һаман чыгып тора. Бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен беренче чиратта эш шартларын яхшырту зарур. Бу елның 1 августыннан республикада производство травматизмын киметү һәм хезмәт шартларын яхшыртуга юнәлтелгән кисәтү чараларын финанслау буенча социаль иминият...


Хәзер эш бирүчеләргә эш урынында имгәнүләргә юл куймас өчен тырышырга, алдан чарасын күрергә туры киләчәк. Әмма, кызганычка, бәла-казалар һаман чыгып тора. Бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен беренче чиратта эш шартларын яхшырту зарур.

Бу елның 1 августыннан республикада производство травматизмын киметү һәм хезмәт шартларын яхшыртуга юнәлтелгән кисәтү чараларын финанслау буенча социаль иминият фонды компаниясе гамәлгә кертелә. Эш бирүчеләргә страховой взносларның 20 процентын шәхси саклагыч әйберләр, алкотесторлар, автомобиль тахографлары сатып алу, өйрәтүләр һәм эш урынын аттестацияләү, медицина тикшеренүләре уздыру өчен тотарга мөмкинлек бирелә.
Производствода бәхетсезлек очраклары, кагыйдә буларак, производство һәм хезмәт дисциплинасын бозу, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү, хезмәт процессын оештыра белмәү нәтиҗәсендә чыга.
Былтыргы нәтиҗәләргә караганда, Татарстан Республикасы Идел буе федераль округы төбәкләре арасында үлем очрагына китергән производство травматизмы буенча лидер булып тора. 115 кешенең гомере производствода өзелгән. Бу 2010 ел нәтиҗәсеннән 8 кешегә күбрәк. Мондый тенденция быел да саклана. Үлем очраклары бигрәк тә төзелеш, авыл хуҗалыгы өлкәсенә һәм эшкәртүче производствога туры килә.
Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Алексей Грушин билгеләвенчә, муниципаль берәмлекләр арасында үлем очрагына китергән травматизм аеруча Казанда (11), Чаллыда (7), Бөгелмәдә (6), Әлмәттә (3) күп булган. Яшел Үзәндә - 1 очрак. Авыр травмалар буенча Казанда - 31, Чаллыда - 22, Яшел Үзәндә - 4 һәм Түбән Камада 3 очрак теркәлгән.
Агымдагы елның беренче яртыеллыгында эш бирүчеләр тарафыннан производствода чыккан бәхетсезлек очракларын тикшерүдә законнарны тупас бозган очраклар булган. Әйтик, 25 производство имгәнүе, шул исәптән 3 үлем очрагы, 20 авыр травма яшереп калынган.
Яшел Үзән муниципаль районда 2012 елның беренче яртыеллыгында производствода 5 бәхетсезлек очрагы чыккан да инде. «Перспектива» ширкәтендә 1 кеше үлгән ( эш вакытында электрикны ток суккан). Һәлак булучының туганнарына предприятие хисабыннан компенсация түләнгән. Әлеге факт буенча предприятиедә энергетикларга яңадан аттестация һәм хезмәтне саклау буенча планнан тыш инструктаж уздырылган.
- Авыр имгәнүне 3 кеше «Майский» теплица комбинаты» (2) һәм «Волмет ЛТД»(1) ширкәтендә алды, - дип сөйли А.Грушин. - Ике очракта да «КамАЗ» автомобиле белән юлда ДТП чыга һәм машина йөртүчеләр имгәнә. Зыян күрүчеләргә предприятиедән һәм хәйриячелек фондыннан матди ярдәм күрсәтелә. «Волмет ЛТД» предприятиесендә машина йөртүче «Метаслав» ширкәте складыннан металл төягәндә аягын имгәтә. Шулай ук «Связь-Петролиум» предприятиесендә бер төркем эшче бәхетсезлеккә дучар ителә. Электр яктырткычын бина эчендә монтажлаганда шартлау булып, кешеләр пешә. Аларга да предприятие исәбеннән матди ярдәм күрсәтелә. Производствода чыккан һәр очрак җентекләп тикшерелергә, сәбәпләре ачыкланырга һәм чарасы күрелергә тиеш.
Югарыда әйтелгән проблемага мөнәсәбәтне үзгәртми торып, производство травматизмын киметү мөмкин түгел.
Әлфия Зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X