Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Президент безне күктән күрде

Авыл хуҗалыгы техникасын яңага алыштыру 2014 елда башланачак. Бу сөенечле хәбәрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов безнең районга килгәч әйтте. Күп кенә хуҗалыкларда совет чорыннан калган трактор-комбайннар белән интеккәнгә күрә, җитәкче вәгъдәсе безнекеләр өчен аеруча күңелгә хуш килә торган яңалык булды дисәк, арттыру булмастыр, мөгаен. Президент алдан вертолетына утырып, районыбызны югарыдан...


Авыл хуҗалыгы техникасын яңага алыштыру 2014 елда башланачак. Бу сөенечле хәбәрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов безнең районга килгәч әйтте. Күп кенә хуҗалыкларда совет чорыннан калган трактор-комбайннар белән интеккәнгә күрә, җитәкче вәгъдәсе безнекеләр өчен аеруча күңелгә хуш килә торган яңалык булды дисәк, арттыру булмастыр, мөгаен.


Президент алдан вертолетына утырып, районыбызны югарыдан карап чыкты. Кояшлы аяз көн булгач, ул басу-кырларыбыздагы хәлләрне дә яхшы күргән, билгеле. Очкычы белән «Авангард» акционерлык җәмгыяте басуына төшеп журналистлар белән очрашкач, күргәннәре һәм күңелендә туган тәэсирләр белән уртаклашты.
- Көзге уҗымнар бик яхшы тернәкләнеп килә, кышлау югалтуларсыз узган. Районда сабан ашлыкларын чәчү дә оешкан төстә бара икән. Орлык җитәрлек, ашлама һәм ягулык кайтартылган - көзен әйбәт уңышка өметләнә алабыз, димәк! - диде ул. Гомүмән, район хуҗалыкларында язгы кыр эшләренең барышы белән канәгать булуын белдерде Президент.
Республика җитәкчесе белән очрашуга килгән хуҗалык җитәкчеләреннән эшнең кемдә ничек баруы белән без дә таныштык. Барысы да иртә культуралар дип йөртелгән бөртеклеләрне, яңгырларга кадәр, чәчеп өлгергәннәр. "Күгәй" кооперативы исә, 450 гектар җирдә язгы культураларны да чәчеп бетерә алган.
Бу җиңү - механизаторлар тырышлыгы нәтиҗәсе, дип аңлатты уңышлы эшне хуҗалык җитәкчесе Ирек Хайруллин. «Барысы да мактауга лаек, әмма Марсель Гаффаровның осталыгын аерым әйтәсем килә!» - диде ул безнең белән әңгәмәдә.
Президент Рөстәм Миңнеханов район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин белән бергә «Авангард» җирендә башка хуҗалык җитәкчеләре белән сөйләшеп, аларның эшләре белән танышты. Шунда безгә дә «Майский» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Ильшат Ганиев белән әңгәмә корырга мөмкинлек туды.
- «Майский» җитештергән барлык яшелчәнең дә сыйфаты евростандарт таләпләрен канәгатьләндерә. Бу яктан без тыныч. Хәзер исә без продукциябезне очсызрак бәядә сатар өчен аның үзкыйммәтен төшерү чараларын күрәбез. Ноябрь аеннан электр энергиясен һәм җылылыкны үзебездә җитештерә башлаячакбыз, моның өчен предприядә станция төзибез, генераторларын Австриядә ясый башладылар инде. Үзебезнең энергияне куллану продукңия бәясен 30-35 процетка киметергә мөмкинлек бирәчәк.Моны сатып алучы да сизсен өчен яшелчәбезне үзебез сатарга тырышачакбыз. Югыйсә, арадашчылар аның бәясен, ким дигәндә, 1,6 -2 тапкыр арттыралар. Алар өчен безгә кызарырга туры килә. Тагын шуны өстәп әйтәсем килә: эш күләмен даими арттырабыз, менә 22 гектар мәйдан тәшкил иткән яңа теплицалар төзедек. Анда эшләүчеләрнең хезмәт хакы 25 меңнән ким чыкмый, - дип уртаклашты ул предприятие яңалыклары белән.
"Майскиий" хуҗалыгы һәрвакыт рентабельле эшләве бөтенебезгә дә мәгълүм инде. Һәм ул менә бер урында гына таптанмый икән, яңалыклар кертеп киләчәктә дә иң алдынгы хуҗалык дигән мактаулы исемен югары тотарга тели. Уңганнарга тагын да уңышлар телибез, әлбәттә.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев