Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Президент белән бергә!» – игелекләр эшләргә (фоторепортаж)

Игелек эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер, дигән әйтем яши безнең татарда. Артыгы белән тыйнак сүзләр...

Ни өчен әле аны халык белмәскә тиеш?! Без бит үзебезнең позитив эшләребез белән яшь буынны тәрбиялибез, ярдәмгә мохтаҗларга, лаеклыларга ярдәм итеп, башкаларга күрсәтәбез - КЕШЕ менә шундый игелекле булырга тиеш. Гражданлык активлыгы югары булганда гына, ул шундый була ала.

Татарстанда 20 апрельдән " Игелекле эшләр эстафетасы" старт алды һәм монда татарстанлыларның күбесе катнашты. Шунысы игътибарга лаек: әлеге эстафета "Президент белән бергә!" республика иҗтимагый хәрәкәте катнашында уза.

- "Президент белән бергә!" иҗтимагый хәрәкәтенең төп максаты да шул: татарстанлыларны берләштерү, Рөстәм Миңнеханов инициативаларына һәм програмаларына ярдәм итү йөзеннән конкрет эшләр башкару, - ди Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкченең беренче урынбасары Лилия Рафаэлова.

Яшел Үзән медицина көллиятенең 111нче төркеме мондый эшләрдә гел башлап йөри. Башта ук стена газетасы чыгарып, эшләнәсе эшләренең планын төзеп куйдылар. Атна буе сузылган эшләрнең бары тик бер көне генә көллияттә узып, күпмилләтле студентлар коллективында Дуслык бәйрәме уздырылды. Георгиев тасмасын таратуда да актив катнаштылар. Игелекле сүзгә багышланган көнне студентлар үзләреннән артып калган 35 кыйммәтле китапны көллият китапханәсенә тапшырды. Үзләрен игелекле эшкә - кешеләрне сәламәтләндерүгә багышларга җыенган студентлар Игелекле хезмәтләр көнендә сәламәт яшәү образын пропагандалап, ветераннар арасында төрле бәйгеләр үткәрде. "Гнездышко" балалар приюты территориясен җыештыру, ике ялгыз ветеранның өен җыештыру да игелекле атнаның кечкенә генә бер эпизоды. Студентларның ветераннар белән бергә Яшел Үзән урамнарына утырткан аллеясы киләчәккә язылган хатлар кебек. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы аллеясы, ике буынның бердәмлеген раслап, гасырлар буе шаулап үсәчәк. Ә бүген студентлар " Җиңү хатлары" акциясендә катнашып ветераннарга хатлар язды.

-Без "Президент белән бергә!" иҗтимагый хәрәкәттә катнашып, бары тик игелекле эшләр генә башкарырга тырышабыз. Без атна буе гына түгел, гомер буе игелекле эшләр эшләргә әзер без, чөнки гомеребезне иң мәрхәмәтле, иң шәфкатьле һөнәргә багышларга җыенабыз, - дип яза 1 курс студенты Эльвира Фәхриева ветеран бабасына язган хатта.

Гүзәл МИНҺАҖЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев