Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Праймериз агач утыртудан башланды (фоторепортаж)

Быел 13 сентябрь көнне Татарстан Президентын һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар да сайлаячакбыз. Аңарчы депутат буласы кешеләрне җиз иләк аша иләячәкләр.

Соңгы елларда телебезгә нинди генә ят сүзләр керми. Шуларның берсе праймериз. Нәрсә дигән сүз соң ул? Праймериз алдан тавыш бирү дигәнне аңлата. Россиядә аны «Бердәм Россия» партиясе генә үткәрә. Соңгы елларда праймериз сайлауларның аерылгысыз бер өлешенә әйләнеп бара. Чөнки ул яңа исемнәр ачарга, депутатлыкка иң көчле кандидатдарны билгеләргә мөмкинлек бирә. Сайлауда кандидат булам дигән кешеләр праймеризда халык каршына чыгып, ни-нәрсәгә сәләтле икәнлекләрен, депутат була калсалар нинди эшләр башкарачакларын сөйли. Кандидатлар сөйләп бетергәннән соң, сайлап алучылар яшерен рәвештә бюллетеньгә тамга салып тавыш бирә.

Алия ГАЯЗОВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 32нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев