Полицейскийларга абынып егылма
Яшел Үзәндә тагын 10 «ятып тора торган полицейскийлар» пәйда булды. Шәһәр җитәкчелеге белдергәнчә, аларны төзү 450 мең сумга төшкән. Әмма халык бу уңайлыктан канәгать түгел, чөнки алар артык биек дип зарланалар. Шушы көннәрдә юлда шундый «полицейский» «ятуын» белдерүче билгеләр куелып, автомобиль йөртүчеләр кисәтеләчәк. Шуны да әйтергә кирәк: әлеге «полицейский»лар нормативларга...
Яшел Үзәндә тагын 10 «ятып тора торган полицейскийлар» пәйда булды.
Шәһәр җитәкчелеге белдергәнчә, аларны төзү 450 мең сумга төшкән. Әмма халык бу уңайлыктан канәгать түгел, чөнки алар артык биек дип зарланалар. Шушы көннәрдә юлда шундый «полицейский» «ятуын» белдерүче билгеләр куелып, автомобиль йөртүчеләр кисәтеләчәк. Шуны да әйтергә кирәк: әлеге «полицейский»лар нормативларга яраклы рәвештә куела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев