Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Пәнҗешәмбе, җомгада аварияләр ешрак була

Ел саен Россия юлларында 16 яшькәчә меңнәрчә бала һәм яшүсмер һәлак була. 25 меңнән артыгы төрле дәрәҗәдә травма ала, җәрәхәтләнә. Сәламәтлек саклау дөньякүләм статистикасыннан күренгәнчә, юл һәлакәтләренең 5тән алып 12 процентка кадәргесе инвалидлыкка китерә. Юл һәлакәтенә очраган балаларның 90 проценты озакка сузылган психик травма ала. Яшел Үзәндә бу уңайдан хәлләрнең...


Ел саен Россия юлларында 16 яшькәчә меңнәрчә бала һәм яшүсмер һәлак була. 25 меңнән артыгы төрле дәрәҗәдә травма ала, җәрәхәтләнә. Сәламәтлек саклау дөньякүләм статистикасыннан күренгәнчә, юл һәлакәтләренең 5тән алып 12 процентка кадәргесе инвалидлыкка китерә. Юл һәлакәтенә очраган балаларның 90 проценты озакка сузылган психик травма ала. Яшел Үзәндә бу уңайдан хәлләрнең торышы белән Россия Эчке эшләр министрлыгы Яшел Үзән районы бүлегенең ЮХИДИ начальнигы Рәүф Галиев белән сөйләшәбез.

Гүзәл Минһаҗева

- Рәүф Хамисович, килешәсездер, Яшел Үзәндә балалар катнашындагы юл һәлакәтләре булмый, дип кистереп әйтеп булмый.
- Дөрес, ел башыннан балалар катнашында 17 юл һәлакәте теркәлде, шуларның 1сендә бер бала үлде, 16 бала төрле тән җәрәхәте алды. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда аварияләрнең өч төрле күрсәткече дә: бала катнашындагы аварияләр 1гә, үлү очрагы - бергә, җәрәхәтләнүчеләр саны бергә артты.
- Бу очракларның барысында да балалар гаеплеме?
- Юк, балалар катнашындагы сигез очракта (бер бала үлде, 7се имгәнде) машина хуҗасы гаепле. Ә балалар гаебе белән 9 юл һәлакәте булды. Шуларның барысында да берәр бала тән җәрәхәте алды.
- Бала гаебе белән чыккан аварияләрнең төп сәбәпләре нинди?
- Еш кына балалар юлны тиешсез урында чыга. 7 яше тулмаган балалар юлны өлкәннәрдән башка чыгарга мөмкин. Мәсәлән, 16 июньдә Норлат авылында ИЖ Планета-5 мотоциклы хуҗасы өлкәннәрдән башка юлга чыккан баланы бәрдереп кача. Дөрес, җинаятьче, ә без бу очракта мотоцикл хуҗасын шулай дип атыйбыз, бер сәгать эчендә тотылды тотылуын. Әмма бала бит имгәнде.
Тагын бер сәбәп, балаларның юлда уйнавы. Кайвакыт балалар кинәт кенә автобус яки машина артыннан юлга килеп чыга. Аннары балалар велосипедта, мопед, скутер һәм мотоциклларда йөргәндә юл йөрү кагыйдәләрен сакламый. Менә тагын бер мисал. 4 июльдә Бишнәдә «Лифан» скутеры хуҗасы - VIII сыйныфта укучы кыз бала, 16 яше дә тулмаган килеш, рульгә утыра һәм юлда барганда, куркынычсыз юл тизлеген сайлый алмаудан, скутерын аудара. Үзе Яшел Үзән дәваханәсенә эләгә. Җәй көне каникулда ай буе дәваханәдә яту бер дә кызык түгел, ярый әле исән калган!
Гомумән алганда, агымдагы елның алты аенда дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балалар катнашында 229 (203 җәяүле, 16 велосипедчы, 10 скутер һәм мотоцикл йөртүче) юл йөрү кагыйдәләре бозылу фактын теркәде.
- Юл һәлакәтләре кайсы көнне ешрак була, мондый статистика бармы?
- Бер караганда, ял көннәрендә күбрәк булырга тиеш кебек. Әмма статистика буенча кеше атна ахырындарак - пәнҗешәмбе, җомга көнне «тугарыла». Бигрәк тә 15 белән 16 сәгатьләр арасында игътибар кими. Быел май белән июнь айларында аварияләр саны башка айларга караганда күбрәк булды.
- Нишләргә соң? Фаҗигаләрне ничек киметергә?!
- Уйлап кына карагыз: республикада һәр алтынчы юл һәлакәте балалар катнашында була. Бу бик аяныч күрсәткеч. Иң беренче очракта балалар юлда өлкәннәр җавапсызлыгы аркасында имгәнә. Юлда күзәтүсез калган бала, 12 яше тулмаган, машина кәнәфиенә беркетелмәгән бала потенциаль юл һәлакәте корбаны. РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35нче маддәсенә ярашлы рәвештә, баласына юлда тиешле контроль ясамаган ата-ана штрафка тартыла. Ел башыннан шундый 16 ата-анага штраф (100-500 сум) салынды.
Юл иминлеге урнаштыруның тагын бер нәтиҗәле ысулы дип, яшь инспекторлар дружинасы эшчәнлеген саныйм. Алар, кечкенә яшьтәге балалар, яшьтәшләре, ата-аналар арасында юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен пропагандалап, безнең инспекторларга зур булышлык күрсәтә. Бүгенге көндә 250 баланы берләштергән шундый 30 отряд бар.
- 1 сентябрь җитүгә юлда балалар күбәя, күбесе ашыга-кабалана мәктәпкә чаба, кечкенә сеңелкәш-энекәшләрен балалар бакчасына алып бара.
- Менә шуңа күрә дә 20 августтан 20 сентябрьгә кадәр «Игътибар - балалар!» республика акциясенең икенче этабы башлана да инде. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юлда балалар травматизмын кисәтү, аларны булдырмау турында мәгълүмат бирергә, ата-аналар җыелышларында чыгыш ясарга һәрвакыт әзер. Юл йөрү кагыйдәсен бозучыларны ачыклау өчен, төрле рейдларга чыгабыз. Педагоглар коллективының балалар бакчалары, мәктәпләр янында автомобиль тизлеген чикләүче билгеләр кую инициативаларын да яклап чыгу мөмкинлекләре бар.
Балалар һәм яшүсмерләр куркынычсызлыгы проблемасын хәл иткәндә дәүләт автоинспекциясе һәрвакыт мәгариф хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә эшли. Безне бер әйбер - үсеп килүче буынның тормышын һәм сәламәтлеген саклау максаты берләштерә.
- Кызыклы әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев