Яшел Үзән

ПЕЧӘН, МУЛДАН БУЛМАСА ДА, ҖИТӘРЛЕК ӘЗЕРЛӘНӘ

Җәй безгә эшләр өчен бирелә, ди авыл халкы. Һәм бөтенесенә өлгерергә теләп ару-талуны белми тырыша. Кайгырмыйча кышлауны уйлап бөтерелә ул. Печән әзерләү - җәй көнендәге иң кызу эшләрнең берсе. Чапкан печәнне яңгыр, чылатып, әрәм итмәсен өчен биредә бигрәк тә җитез эшләргә кирәк шул. Район хуҗалыклары печән әзерләү эшенә җиң сызганып...

Җәй безгә эшләр өчен бирелә, ди авыл халкы. Һәм бөтенесенә өлгерергә теләп ару-талуны белми тырыша. Кайгырмыйча кышлауны уйлап бөтерелә ул. Печән әзерләү - җәй көнендәге иң кызу эшләрнең берсе. Чапкан печәнне яңгыр, чылатып, әрәм итмәсен өчен биредә бигрәк тә җитез эшләргә кирәк шул.

Район хуҗалыклары печән әзерләү эшенә җиң сызганып тотынган. Быел печәннең нинди булуы һәм аны кем ничек җыюы белән танышырга теләп, без район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән бергә Иделнең аръягындагы хуҗалыкларда булдык.
«Авангард» акционерлык җәмгыяте, исеме җисеменә туры килгәндәй, районда иң алдынгы хуҗалыкларның берсе. Терлекчелек белән алдыралар анда. Бүгенге көндә симертелә торган үгезләр саны 350 башка җиткерелгән. Биш кеше хезмәт итә торган бу ферма Ходяш авылында урнашкан. Савым сыерларны һәм яшь бозауларны исә, Мизиново авылындагы фермада карыйлар. Хуҗалыкка иң зур табыш кертүче бу тармакта барысы 15 кеше эшли. Сөт фермасында 440 баш сыер бар. Чыннан да, бу эшнең әҗере көнләшерлек. Сөтне иң югары сорт белән килосын 16 сум - 16 сум 50 тиеннән Казандагы сөт заводына тапшыралар икән. Көнлек савым 5 тоннадан ким булмавын исәпкә алып санасак, ферма көн саен 80 мең сум чамасы керем бирүен күрербез. Менә шулай бәрәкәтле уңыш бирә бу тармак.
Фермадагы эшләр белән безне җәмгыятьнең терлекчелек буенча директор урынбасары Рәис Ибраһимов таныштырды.
Савым сыерларын карау эшләре махсус технология буенча алып барыла. Сөтне савып алу механикалаштырылган - чиләкләр һәм бидоннар күтәреп йөрисе юк. Сыер савучы, мәсәлән, вакыты җиткәч, сыерны савуга әзерли һәм савып алгач, аппаратны юып җыештырып куя. Бу эштә ирләр дә хезмәт куя икән. Җитәкче әйтүенчә, Вагыйзь Әхмәтов - ферманың иң алдынгы сыер савучысы булып тора. Настя һәм Сергей Гусевлар, Любовь Порванова кебек терлекчеләрнең фидакарь тырышлыгын да үрнәккә куярлык.
Малларга ризыкны механик Рафыйк Нуретдинов җитәкчелегендәге эшчеләр әзерли. Кышка, бер атна эчендә, 2500 тонна сенаж салганнар инде алар. Ходай кушып явым-төшем вакытында булып күпьеллык үлән янә күтәрелсә, тагын 1000 тонна сенаж салырга өметләнә алар. Печәнне дә чапканнар, кибеп җиткәч, аны түбә астына ташып куячаклар. Һава шартлары уңай торса, эш бездән тормас, ди механик. Виталий Гришин, Александр Сергейчев, Илшат Абдуллин, Рафик Әбделмәнов, Алексей Сидоров, Николай Груздев кебек егетләр тырышлыгы печән әзерләүне тиз тотарга мөмкинлек биргән.
Быел печән сыеграк диләр «Авангард»та. Әмма җәмгыять фермасы малларына азык киләчәк кышка җитәрлек тупланачак, дип ышанып әйтте директор урынбасары Ибраһимов.
«Тау Иле» хуҗалыгында да пакуска салган печән юкарак күренә дип белдерделәр. Хуҗалык җитәкчесе Әмир Заһидуллин әйтүенчә, азык әзерләү буенча борчылырга сәбәп юк икән аларда. Барлыгы 237 гектар җирдә чәчелгән күпьеллык үлән сенаж салырга да җитә, печәнгә киптерергә дә кала. Без килгәндә сенаж салу һәм печәнне төргәк итеп төреп, эскерт ясау эшләре бара иде.
- Көннәр коры торганга без үләнне ектык башта, - дип сөйләде безгә үзләрендәге эшләр турында Әмир Мәхмүт улы. - Иртәгә халыкка дигәнен таратачакбыз - ул пакуска салынган инде. Күләмен хезмәтенә карап билгеләдек. Комбайн йөртүчегә - 4 тоннага кадәр, трактор йөртүчегә - 2,5, көтүчеләргә - 2, печән әзерләүдә эшләүчеләргә - 1,5 һәм бүтән хезмәткәрләргә гаризасы буенча бирәчәкбез. Барлыгы 60 тонна печән таратсак, кешенең күңеле булыр дип уйлыйм, - дип белдерде җитәкче.
Шуңа өстәп, без анда берничә эскерт узган елгы печәнне дә күрдек. Идарә белгечләре аны карап, яхшы хәлдә сакланган дип бәяләделәр. Азык мәсьәләсендә, биредәге терлекләрнең киләчәге өметле.
Шулай да, «Тау Иле»ендә кышны тыныч каршы алалар дисәк, чынбарлыкка хилафлык кылырбыз. Сөт алучы оешма бәяне бик нык төшергән анда. Литрын 8 сум 50 тиеннән ала башлаган хәзер. Бусы уйландыра. Эшләр болай барса, терлекчелек тармагы икътисади яктан акланмавы да мөмкин. Шуңа күрә аларга башка сөт заводын эзләргә кирәк булачак.
«Күгәй» күмәк хуҗалыгында терлек ризыгын, 270 баш савым сыерга һәм аларның бозауларына тыныч кышларга, җитәрлек итеп әзерлиләр. Авыл кешесенә җир пае өчен печән бирү дә каралган биредә. Барлыгы 70 гектар җирдә үскән үләнне чабып таратачак хуҗалык. Шуның яртысы пакуска салынган инде. Хуҗалык малларына исә 150 тонна печән әзерләнгән, 600 тонна сенаж салынган инде. Печәне сыеграк булса да, күпьеллык үләне әйбәт һәм әле анысының икенче уңышы да булыр дип өметләнәләр биредә. «Күгәй» күмәк хуҗалыгы агрономы Шәүкәт Гыйлаҗев бу эштә аеруча тырышлык куйган уңган егетләре белән дә таныштырды. Рафил Мифтахетдинов, Марсель Гаффаров, Фәнис Заһидуллин, Илнур Хәйруллин, Фәнис Абдулхаев, Фәрит Закиров, Илсур Гайнуллин һәм Рәшит Гыйззәтуллин исемнәрен, фото рәсемнәре белән бергә, бүген үк мактау тактасына язып куярга мөмкин дип белдерде ул. Күгәйлеләр һәр эштә дә егет шул алар.
Ильяс САЛИХҖАН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: