Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Пациентның бердәм электрон картасы 2014 елның апреленнән эшли башлый

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы электрон медицина картасы буенча бердәм таләпләрне раслады. Карта пациентка ориентирлаштырыла, медицина тәэмин ителешенең бөтен төрләренә карый, картада табибларның күзәтү нәтиҗәсе, фикере һәм дәвалау буенча планнары турында мәгълүмат булырга тиеш. Шушы мәгълүматлар нәтиҗәсендә "Пациентның шәхси кабинеты" эшләнә һәм анда күрсәтелгән хезмәтләр турында мәгълүмат, белешмәләр, вакытлыча эшкә яраксызлык...

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы электрон медицина картасы буенча бердәм таләпләрне раслады.

Карта пациентка ориентирлаштырыла, медицина тәэмин ителешенең бөтен төрләренә карый, картада табибларның күзәтү нәтиҗәсе, фикере һәм дәвалау буенча планнары турында мәгълүмат булырга тиеш. Шушы мәгълүматлар нәтиҗәсендә "Пациентның шәхси кабинеты" эшләнә һәм анда күрсәтелгән хезмәтләр турында мәгълүмат, белешмәләр, вакытлыча эшкә яраксызлык турында белешмәләр, рецептлар һ.б. сакланачак.

Электрон карта 15 бүлектән торачак. "Электрон медицина картасының төп бүлекләре" документы бүгенге көндә төбәкләргә җибәрелде. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының информацион технологияләр һәм элемтәләр департаменты дирекциясе документларда күрсәтелгән таләпләрнең төбәкләр тарафыннан тормышка ашырылганда мәҗбүри булуын күрсәтә. Информацион системалар бердәм форматка 2014 елның апреленә кадәр туры китереп бетерелергә тиеш, дип хәбәр итә "МариМедиа".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев