Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Патриарх Кирилл Зөя утрау-шәһәрендә булды

Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл Татарстан Республикасына рәсми визиты кысаларында Зөя утрау-шәһәренә барды.

Кунакны Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, Свияжск Богородице-Успенский ирләр монастыре настоятеле игумен Силуан һәм башкалар озата йөрде.
Программада беренче объект Свияжск Тарих музее булды. Рус Православие Чиркәве башлыгына шәһәрнең нигез салынган көненнән ХХ гасыр уртасына кадәр булган тарихын сөйләделәр, төрле археологик табышларны, архив документларын һәм сирәк очрый торган фотоматериалларны күрсәттеләр. Моннан тыш, Патриархка Свияжск җирендә хезмәт иткән изгеләргә бәйле артефактлар да күрсәттеләр.

Аннары мәртәбәле кунаклар Свято-Успенский Богородицкий ирләр монастырена юнәлделәр. Монда Патриарх, Михаил Бабич, Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев белән бергә, Успенский соборына керде.

Патриарх Кирилл ассызыклаганча, тарих һәм мәдәният ядкярләре белән эш иткәндә реставрацияләү алымнары аеруча әһәмиятле.

Шулай ук Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы соборның фреска комплексын карады һәм аның православие һәм бөтендөнья сәнгате тарихы өчен уникаль әһәмияте булуны билгеләп үтте. Шуннан соң соборда "Всех скорбящих Радость" Мәрьям-ана иконасы хөрмәтенә Патриарх төнге уяу торуга җитәкчелек итте, дип җиткерде Президентның матбугат хезмәте.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев