Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Озак эшләүченең пенсиясе күбрәк булачак

Сигез сорауга җавап бирсәң, онлайн-калькулятор булачак пенсияңне исәпләр. 2015 елның 1 гыйнварыннан пенсияне яңача исәпли башлаячакбыз. РФнең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында, ниһаять, яңа системаның асылы белән таныштырдылар. Гражданнарның хезмәт базарында озаграк эшләвен максат итеп куйган яңа реформаның үзенчәлеге шунда: пенсия сумнарда түгел, ә махсус баллар ярдәмендә исәпләнәчәк. Балл билгеле...

Сигез сорауга җавап бирсәң, онлайн-калькулятор булачак пенсияңне исәпләр.
2015 елның 1 гыйнварыннан пенсияне яңача исәпли башлаячакбыз. РФнең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында, ниһаять, яңа системаның асылы белән таныштырдылар.
Гражданнарның хезмәт базарында озаграк эшләвен максат итеп куйган яңа реформаның үзенчәлеге шунда: пенсия сумнарда түгел, ә махсус баллар ярдәмендә исәпләнәчәк. Балл билгеле күләмдәге сумга тәңгәл килә. Анысының күләмен хөкүмәт билгели. Бу баллар кешенең хезмәт стажыннан чыгып исәпләнә. Никадәр озаграк эшләсәң, пенсияң дә шулкадәр күбрәк була дигән сүз.
Министрлык мәгълүматларына караганда, бер елга барлыгы ун балл җыеп була. Димәк, пенсияң зур булсын дисәң, балларны арттырырга кирәк булачак. Әйтик, өстәмә стаж өчен бонус баллар өстәлә. Хатын-кызларның хезмәт стажы - 35тән, ир-атларныкы 40 елдан артса, ул өстәмә стаж булып санала. Армиядә хезмәт итү, бала белән утырган вакыт та исәпкә алыначак. Өстәвенә, һәр бала өчен өстәмә баллар бирелә.
Яңа реформа белән таныштырган РФ Пенсия фондының Яшел Үзән идарәсе җитәкчесе Ольга Корсакова иң беренче чиратта пенсия яшенең арттырылмавы белән тынычландырды.
- Пенсия элеккегечә ике өлештән торачак: иминият һәм тупланма өлеш. Тупланма өлеш җыелу хәзергесенә охшаш, ә менә иминият өлешен исәпләү өчен «еллык пенсия коэффициенты» кертелә. Аның ярдәмендә һәр хезмәт елын бәйләргә була, - дип сөйли ул. - Моннан тыш, 2025 елдан картлык буенча хезмәт пенсиясе алу өчен, 15 еллык минималь гомуми стажың булу зарури. Моңарчы биш елны гына тәшкил итә иде ул. Шуны да билгеләп узарга кирәк, күп илләрдә хезмәт пенсиясенә хокук бирүче минималь стаж - 20 ел.
Кешеләр шик-шөбһәләрне куып таратсын өчен, махсус «пенсия калькуляторы» булдырылган. Пенсия фондының (www.pfrf.ru) һәм Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының (www.rosmintrud.ru) сайтларына кереп, һәркем үзенең булачак пенсиясен исәпләп карый ала. Гади генә сигез сорауга җавап биргәч, калькулятор шунда ук булачак пенсияне исәпләп чыгара. Монда шуны искәртергә кирәк, калькулятор хәзерге пенсионерларның, хәрбиләрнең, пенсиягә чыгарга өч елы калган гражданнарның, шәхси эшмәкәрләрнең, куркыныч производствода эшләүчеләрнең пенсиясен исәпләми. Чөнки бу категорияләрнең хезмәт биографиясенең үз нюанслары булып, аларны гомуми программа буенча исәпләп булмый.
- Картлык буенча алына торган хезмәт пенсиясен исәпләүнең хәзерге системасы актив хезмәт тормышы алып баручылар өчен гадел түгел. Бүгенге пенсиянең күләме эш тәкъдим итүченең хезмәткәр өчен мәҗбүри пенсия иминияте системасына түләп барган кертеменең күләменә бәйле. Ә хезмәт стажы пенсиягә, гомумән, йогынты ясамый, - дип белдерә РФ Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Марсель Имамов. - Яңа кагыйдәләр буенча, әгәр гражданның хезмәт пенсиясе билгеләнгән вакытка 30-35 еллык стажы булса, аңа югары пенсия түләнәчәк.
Димәк, киләчәктә, хезмәт хакың белән стажың никадәр күп булса, пенсияң дә шулкадәр югары була, дигән стимул белән эшләрбез, мөгаен. Шулай да, алдан кычкырган күкенең башы авырта дигәндәй, яңа реформаның «плюс» һәм «минус»ларын, ягъни гаделлеген бары 2015 елдан соң гына белә алырбыз.
Әлфия Зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев