Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Оптика – өйгә»не – һәр өйгә

"Таттелеком" ачык акционерлык җәмгыятенең Казан электр элемтәсе идарәсе филиалы - Яшел Үзән РУЭСы шәһәр һәм район территориясендә яшәүчеләргә күпкырлы хезмәт күрсәтә. Җирле һәм зона телефон, телеграф элемтәсеннән тыш, Интернет, IP-телефония, кабель телевидениесе кебекләр дә хәзер заман таләбенә әйләнеп бара. Район территориясендә бу җәмгыятьнең 9 санлы АТСы исәпләнә. Шәһәрдә 100 кешегә...

"Таттелеком" ачык акционерлык җәмгыятенең Казан электр элемтәсе идарәсе филиалы - Яшел Үзән РУЭСы шәһәр һәм район территориясендә яшәүчеләргә күпкырлы хезмәт күрсәтә.

Җирле һәм зона телефон, телеграф элемтәсеннән тыш, Интернет, IP-телефония, кабель телевидениесе кебекләр дә хәзер заман таләбенә әйләнеп бара. Район территориясендә бу җәмгыятьнең 9 санлы АТСы исәпләнә. Шәһәрдә 100 кешегә - 25,1, районда 17,2 телефон туры килә.
Яшел Үзән РУЭС җитәкчесе Евгений Носков сүзләренә караганда, 2011 елда шәһәр һәм районда элемтә чараларын үстерү һәм модернизацияләү буенча бик күп эш башкарылган. Интернеттан файдаланучылар саны да хәзер 21 мең абонентка җиткән.
- Әлбәттә, узган елда «Оптиканы - өйгә» зур масштаблы телекоммуникация программасын гамәлгә ашыру безнең өчен зур вакыйга булды, - ди Е.Носков. - Фиксацияләнгән заманча элемтә челтәре шәһәрдә 386 йортка (ягъни 31700 фатирга) кертелде. Эш күләме искиткеч зур булып, берничә подрядчы фирма эшләде. Башта мин үзем дә бу эшне бер ел эчендә башкарып чыга алуыбызга ышанып җитмәгән идем. Әлеге проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә инфотелекоммуникация өлкәсендә мөмкинлекләр ачылды. 2011 ел ахырына 5900 абонент Enternet технологиясенә тоташтырылып, СПД челтәренә керү сыйфатын икеләтә арттырды. «Оптика - өйгә» килгәч яшәүчеләргә кабель телевидениесе дә керде. Соңгы дүрт айда гына да 6 меңнән артык фатир шушы телевидениегә кушылды. Бүгенге көндә аның пакетына үзебезнең «ТВ-ЗеД» телевидениесе дә кертелеп, каналлар саны 61гә җитәчәк. Югарыда әйтелгән программа кысасында интерактив телевидениегә дә кушылырга мөмкин булачак.
Евгений Носков аңлатуынча, интерактив телевидениегә кушылган очракта телевидение программаларының сыйфаты нык арта. Телевизорның идарә итү пульты аша үзеңә кирәкле фильмга заказ бирергә, һава торышын теләсә-кайсы вакытта карарга була. Телевидение күрсәткән тапшыруны туктатып торып, аны үзең теләгән вакытта тоташтырып карау мөмкинлеге дә бар. Тапшыруларны үзең теләгән вакытта, рекламасыз-нисез карый торган функцияне дә шул телевидение бирә. Мондый яңача формадагы элемтәгә шәһәр халкы гына түгел, ә Васильевода, Әйшәдә, Осиновода, Октябрьскийда, Карамалы Тауда яшәүчеләр дә кушыла ала. Күптән түгел ул Норлат зонасында да уңышлы тест узган. Быел бу элемтә төре Ключи зонасына да барып җитәчәк. Бүгенге көндә бу хезмәткә шәһәрдә - 400, районда 800 йорт хуҗалыгы кушылган. Озакламый, җирле телевидение каналы интерактив телевидение пакетына кертелсә, «ТВ-ЗеД» программаларын районда яшәүчеләр дә карый ала дигән сүз.
Узган елда җепселле-оптик элемтә линиясе районда Олы Ачасыр, Түбән Урысбага, Мулла Иле, Өтәшкә, Күгәй, Күгеш, Акъегет, Олы Шырдан, Бишнә, Олы Яке, Күлбаш авылларына сузылган. Хәзер анда яшәүчеләр сыйфатлы телефон элемтәсеннән, югары тизлекле интернеттан һәм телевидение хезмәтләреннән файдалана ала. «Оптика»ны мәктәпләргә кертү буенча да эш дәвам итә. Менә шулай район һәм шәһәрнең 15 мәктәбе аңа тоташтырылган инде.
Быел җепселле-оптик линияне Бакырчы, Уразлы, Каратмән авылларына сузу күздә тотыла. Кыскасы, РУЭС клиентларга хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру өстендә даими эшләп, телефон элемтәсенең генә түгел, ә телевидениене дә заман таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәгә җиткерәчәк. Ә заман кешесенең хәзер таләпләре зур. Әнә бит интерактив элемтәгә күчсәң, телевизорыңнан теге яисә бу программаны күрә алмадым дип кайгырасы юк. Теләгән вакытыңда рәхәтләнеп утырып карый аласың. Заман хикмәтләре инде болар.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250