Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Олы Карагуҗада олы кузгалыш

Олы Карагуҗа авылы яңара бара. Узган ел гына яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылган иде, быел менә яңа клублы да булдылар. Авылга болай яңарыш керүенең серен Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин яңа клуб сәхнәсенә чыга-чыгуга әйтте. - Авылыгызда яңа объектлар төзелүе өчен, беренче чиратта, үзегезнең авыл җирлеге башлыгы Марат Шакировка...

Олы Карагуҗа авылы яңара бара. Узган ел гына яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылган иде, быел менә яңа клублы да булдылар. Авылга болай яңарыш керүенең серен Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин яңа клуб сәхнәсенә чыга-чыгуга әйтте.
- Авылыгызда яңа объектлар төзелүе өчен, беренче чиратта, үзегезнең авыл җирлеге башлыгы Марат Шакировка рәхмәт әйтегез. Ул мә дигәнне көтеп утырмый, үзе йөри, яшь булгач, барысына да өлгерә, - дип башлады ул чыгышын.
Әйтергә кирәк, район башлыгы Олы Карагуҗаның үзенчәлекле якларын абайлап өлгергән дә инде. Казан якын булса да, авыл кала бакчачылыгына әйләнмәгән. Халык үз көченә таянып яши, быел гына ике фермер хуҗалыгы оешкан анда. Авылның киләчәге өметле булганга бәхет аларга елмайган да инде. Чыгышы ахырында район башлыгы:
- Карагуҗада урта мәктәп, яңа ФАП, яңа клуб - хәзер менә бирегә килгәндә авыл урамында асфальт юл салу теләге дә туды әле, - дип тә сөендерде карагуҗалыларны. Рәхмәтле халык бердәм кубып кул чапты.
Өй туе бүләксез булмый. Башлыкның урамны асфальт белән тигезләү турындагы вәгъдәсе үзе үк авылга бик зур бүләк, әлбәттә. Шуңа өстәп, яңа клуб инфраструктурасын яңарту өчен район бюджетыннан 3 миллион сум акча бирелүен дә әйтик. Тантанага килгән кунаклар да аннан калышмады. Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, мәсәлән, мәдәният йортына музыка аппаратурасы алырга сертификат тапшырды.
Мәдәният сарае гөрләп торды. Кунакларның тәбрикләүләрен җыр-биюләр алыштырды. Боларына Осиново, Күлбаш, Олы һәм Кече Карагуҗа авыллары сәләтлеләре өлгерде. Араларында танылганнары да шактый иде. Мәгълүм «Большие танцы» проектында катнашкан Ландыш Гыйззәтуллинаның биюләрен шыгрым тулган зал тын да алмый карады. Республика бәйгеләрендә җиңеп танылган Лада Заһидуллина гаҗәп тә матур җырлары белән әсир итте. Ә инде яңа сәхнәдә сиптереп татарча биегән малайлар һәм кызлар төркеме чыгышларын тамашачы аеруча яратып карады дисәк, арттыру булмас иде.
Шундый матур концертны оештыруда клуб мөдире Гөлсинә Харисова зур тырышлык куюын әйттеләр. Вакыты бик тыгыз булса да, безгә эш планнарын сөйләп өлгерде ул. Республика программасы буенча төзелгән, сметасы 10,5 млн сумлык яңа мәдәният йорты 200 кеше сыйдыра ала. Әлегә барысы 6 түгәрәк оештырыла. Клуб ишеге яшьләргә дә, картларга да ачык булачак. Дискотека белән генә чикләнмәячәкбез, дип белдерде мөдир. Әйтик, өлкәннәр мөнәҗәтләр җырларга, яисә милли-дини бәйрәмнәребезне үткәрергә биредә җыелачаклар. Төрле һөнәр осталарына - мәсәлән, тегү-чигү һәм бәйләү белән шөгыльләнүчеләргә дә биредә урын бирелә. Клубта әдәбият сөючеләргә, журнал-газета укырга яратучыларга да уңайлы бүлмә бар. Китапханәдә теләгән китапны сайлап алып булса, шунда ук кабызылган компьтердан интернетка да чыгарга мөмкинлек тудырылган.
Урта мәктәп, яңа ФАП, яңа клуб, асфальт юл - Олы Карагуҗаның киләчәге өметле!
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев