Олимпиада уты – Зөя утравында
Россиянең Эльбрус таулары башында, Байкал күле төбендә һәм хәтта космоста булган олимпиада уты 30 декабрьдә, ниһаять, Зөя утрау-каласына килеп җитте. Әлеге бәйрәмдә яшел үзәнлеләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Олимпиада уты эстафетасында танылган спортчылар, күренекле шәхесләр катнашты. Алар арасында Татарстанның атказанган артисты якташыбыз Динә Гарипованың булуы шулай ук...
Россиянең Эльбрус таулары башында, Байкал күле төбендә һәм хәтта космоста булган олимпиада уты 30 декабрьдә, ниһаять, Зөя утрау-каласына килеп җитте. Әлеге бәйрәмдә яшел үзәнлеләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Олимпиада уты эстафетасында танылган спортчылар, күренекле шәхесләр катнашты. Алар арасында Татарстанның атказанган артисты якташыбыз Динә Гарипованың булуы шулай ук истәлекле вакыйга булып тора. Олимпиада уты белән бергә безгә дуслык, шатлык, милләтләр татулыгы һәм бәйрәм тантанасы килде. Яшел Үзән халкы олимпиада утын бәйрәмчә итеп, җырлап-биеп, Казанга озатып җибәрде. Әлеге бәйрәм турында тулырак язманы газетабызның 10 гыйнвар санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев