ОДНны киметергә була
Соңгы ике-өч айда без яшәгән күп катлы торак йортта подъездда, подвалда янып торган ут өчен (ОДН) түләү кимеде. Бу - торак йортта яшәүче актив хатын-кызларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Торак йортта яшәүче фатир хуҗаларының электр счетчигы күрсәткечләре бер үк көнне, һәр айның 25ендә язып алына һәм, ут өчен түләүдә хаталар һәм...
Соңгы ике-өч айда без яшәгән күп катлы торак йортта подъездда, подвалда янып торган ут өчен (ОДН) түләү кимеде. Бу - торак йортта яшәүче актив хатын-кызларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе.
Торак йортта яшәүче фатир хуҗаларының электр счетчигы күрсәткечләре бер үк көнне, һәр айның 25ендә язып алына һәм, ут өчен түләүдә хаталар һәм төгәлсезлекләр булмасын өчен, шул ук көнне «Татэнергосбыт» җәмгыятенә тапшырыла. ОДНны йөгәнләргә теләүчеләр ялгыз түгел. «Татэнергосбыт» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы - Идел буе бүлегенең Яшел Үзәндәге клиентларга хезмәт күрсәтү офисы җитәкчесе Ринат Гыйззәтуллин җитәкчеләрнең дүшәмбе көнне Горький исемендәге мәдәният сараенда узган киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, Яшел Үзән муниципаль районда 80нән артык торак йортта яшәүчеләрнең йорт буенча җаваплы кешеләре (старший по дому) бар. «Татэнергосбыт» җәмгыятенең Яшел Үзән клиентларга хезмәт күрсәтү офисында барысы 1099 юридик һәм 48954 физик зат теркәлгән һәм офис хезмәткәрләре аларга хезмәт күрсәтә.
Җитәкче фикеренчә, торак йортларда ОДНны киметүнең берничә юлы бар. Шуларның берсе - подъездда кеше йөргәндә үзеннән-үзе кабына һәм сүнә торган лампалар урнаштыру. Мондый лампалар шәһәрдә кайбер йортларда куелган һәм, шул йортта яшәүчеләр әйтүенә караганда, әйбәт кенә эшли. Ут өчен берничә ай түләмәгән фатир хуҗаларының утын, кагыйдә буларак, өзеп куялар, ләкин алар, үзбелдекләнеп, утка яңадан тоташтыралар. Мондый кешеләр турында вакытында хәбәр итеп, ОДНны киметергә була. Шуны да әйтергә кирәк, ОДН өчен күп түләгән торак йортлар саны кими бара, әмма көзге караңгы кичләрдә һәм кышкы озын төннәрдә безнең һәркайсыбыз электр утын күбрәк яндыра, димәк, ОДН өчен дә күбрәк түләвебез ихтимал.
Әлифел Таразова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев