Яшел Үзән

ОДНга түләүләр көн үзәгеннән төшми

Яшел Үзән муниципаль районы предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән уза торган һәр дүшәмбе киңәшмәләрендә хәзер ОДН өчен түләүләр проблемасы күтәрелә. Һәр атнада шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Олег Анисимов күп фатирлы йортларда электр белән тәэмин итүдә ОДН түләүләрен киметү буенча нинди чаралар күрелүе, алып барылган тикшерүләр турында хисап тота....

Яшел Үзән муниципаль районы предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән уза торган һәр дүшәмбе киңәшмәләрендә хәзер ОДН өчен түләүләр проблемасы күтәрелә. Һәр атнада шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Олег Анисимов күп фатирлы йортларда электр белән тәэмин итүдә ОДН түләүләрен киметү буенча нинди чаралар күрелүе, алып барылган тикшерүләр турында хисап тота.
Әлеге чаралар кысасында электр энергиясен урлау очраклары ачыклана. Торак булмаган мәйданнарны исәпләүдә аермалыклар да күп табыла. Электр энергиясеннән рөхсәтсез файдаланучыларны ике төркемгә (рецидив һәм катлаулы) бүлеп эшләүгә өстенлек бирелә. Алып барылган эш нәтиҗәсе буенча ут каракларын җаваплылыкка тарту өчен дәгъвалар белән прокуратурага мөрәҗәгать итәләр. Департамент «Татэнергосбыт» ААҖның төп офисы белән тыгыз элемтәдә тора хәзер. Бу проблема киңәшмәгә җыелучылар арасында да канәгатьсезлек тудырмый калмады. Кулланучылар белән «Татэнергосбыт» арасында фикер аермалыклары әлегә бик күп. «Әмма без моның өстендә эшлибез», - диде киңәшмәне алып барган район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин. «Кайнар линия»гә мөрәҗәгатьләр арасында да күпчелеген шушы ОДН түләүләре тәшкил итә. Аларны контрольдә тоту өчен һәр күпкатлы йортта совет рәисләре (яисә «старший по дому») булырга тиеш.
Тагын бер проблемалы мәсьәлә - авыл җирләрендә яшәүчеләргә почта хезмәте күрсәтү турында Яшел Үзән районара почтамт җитәкчесе Галина Сиверс сөйләп, 33 почта бүлегенең яртысыннан күбрәгенең авыл җирлекләренә туры килеп, байтагының рентабельле булмавын билгеләде. «Әмма без аларны ябалмыйбыз һәм башка бүлекләр исәбенә тотабыз, - ди ул. - Клиентларга хезмәт күрсәтү шартларын яхшырту буенча планлы эш алып барылса да, мәйданы халык санына ярашмаган бик кысан шартларда эшләүче бүлекләр дә җитәрлек. Мәсәлән, Осиновода хәзер бүлеп бирелгән бинаның мәйданы элеккегесеннән ике тапкыр кимрәк». Мондый хәл башка авыл җирлекләрендә дә күзәтелә. 4600 кешегә хезмәт күрсәткән һәм 8 кеше эшли торган Әйшә почта бүлегендә кыенлыклар яшәп килә. Шулай ук Бело-Безводный, Акъегет, Зур Ключи, Рус Әҗәле, Күгеш авыл җирлекләренең почта бүлекләре кысан, яисә авария хәлендәге биналарга урнашкан. Бу бүлекләр урнашкан биналар торышына авыл җирлеге башлыклары ягыннан игътибар таләп ителә, дип сүзен дәвам итә элемтә бүлеге җитәкчесе. Кадрлар мәсьәләсе дә катлаулы булып кала. Хезмәт хакының түбән булуы аркасында (тулы ставкага эшләүче почтальонның уртача хезмәт хакы - 7277 сум) кадрлар җитешми. Мәсәлән, 1 ноябрьдән 31 гыйнварга кадәр җитәкчесе булмау сәбәпле, Раифа почта элемтәсе бүлеген ябып торырга туры килгән. Бу очракта да авыл җирлеге җитәкчелеге ягыннан ярдәм сизелмәгән.
Г.Сиверс җирле басмаларга ташламалы подписка ачылу турында да әйтеп узды. Ул 31 мартка кадәр дәвам итәчәк. Бу очракта предприятиеләрнең ташламалы подпискага алынулары отышлы. Мәсәлән, үз хезмәткәрләре турында кайгыртып, 6 оешма шундый ысулны сайлап, яздырган. (Подписка бүлегенең телефоны - 4-24-39).
Тагын бер проблема - почта бүлекләрендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен тышкы комиссия алыну сәбәпле бердәм квитанция буенча түләүләр кабул ителми. (Дөрес, утка, суга, телефонга аерым квитанцияләр буенча түләүләр алынса да). Әмма халык элек өйрәнгән гадәт буенча почта бүлекләре аша да түләргә теләк белдерә. Шуңа күрә бу мәсьәләне хәл итү таләп ителә.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: