Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ОДН түләүләренә контроль көчәя

Күп катлы йортларда ОДН өчен коммуналь түләүләрне исәпләү темасы яңа булмаса да, соңгы вакытта халыкның дәүләт власте органнарына дәгъва белән мөрәҗәгатьләре күбәйгәч, ул тагын актуальләшеп китте. Яшел Үзән муниципаль районы предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән дүшәмбе киңәшмәсе дә шушы проблемалы мәсьәләгә багышланды. Яшел Үзән шәһәренең торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесе...

Күп катлы йортларда ОДН өчен коммуналь түләүләрне исәпләү темасы яңа булмаса да, соңгы вакытта халыкның дәүләт власте органнарына дәгъва белән мөрәҗәгатьләре күбәйгәч, ул тагын актуальләшеп китте. Яшел Үзән муниципаль районы предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән дүшәмбе киңәшмәсе дә шушы проблемалы мәсьәләгә багышланды.
Яшел Үзән шәһәренең торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Олег Анисимов бу проблема, әгәр дә шәхси куллануны стимуллаштыру нормативлары билгеләнгән, күрсәткечләрне дистанцион рәвештә алу формасы кертелгән, энергосервис контрактлары төзелгән, үз иреге белән энергоресурсларны тоташтырганнарга җәзаны көчәйткән очракта, күптән хәл ителгән булыр иде дип белдерде үз чыгышында. Агымдагы елның гыйнвар нәтиҗәсенә караганда, муниципаль районда күп катлы йортларның 29 процентында электр энергиясе өчен ОДН түләүләре шәхси кулланудан (счетчик һәм норматив буенча) 20 процентка артыграк булган. Хәзер федераль һәм республика җитәкчелеге күрсәтмәсе буенча март ае эчендә ОДН өчен түләүләре 20 проценттан арткан йортларның санын киметү бурычы куелган. Шул ук вакытта 2012 елның сентябреннән республика карары нигезендә ОДНны исәпләү методикасы да үзгәртелгән. ОДНны контрольгә алуга бәйле рәвештә районда 2010 елда ук ведомствоара комиссия төзелгән булган инде. О.Анисимов бу проблеманы хәл итү чараларын да атап чыкты. Әмма гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кертелми торып, бу проблема айдан айга кабатланып торачагы да искәртелде чыгыш ясаучы тарафыннан.
«Торак комплексы» идарәче компаниясе» ширкәте җитәкчесе Марат Хәйруллов чыгышы торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне җыюны контрольгә алу буенча идарәче компаниянең эшен оештыруга багышланды. Анализлар күрсәтүенчә, кулланучыларның 70-75 проценты хезмәтләр өчен вакытында түләп барса да, 21-26 процентының бу юнәлештә системалылыгы юк, ә 4 процент кулланучы энергоресурслар өчен бөтенләй түләми. Шуңа күрә идарәче компания нигездә игътибарын соңгы ике категориядәге кулланучыга юнәлтә. Проблемалы түләмәүчеләр белән эш аларны аерым төркемнәргә бүлеп, ә төркем эчендә һәр түләмәүче белән аерым алып барыла, сәбәпләр ачыклана. Түләмәүче эшсез гражданнарны эшкә җәлеп итү формасын да кулланып карыйлар хезмәт күрсәтүчеләр. Бурычы 3 елдан артып киткән яшәүчеләргә карата коллектор агентлыгы ярдәме дә җәлеп ителә торган очраклар бар.
ОДН түләүләрендәге аңлашылмаучанлыклар һәм торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләрдәге бурычлар мәсьәләсе муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгинның да игътибар үзәгендә хәзер. Һәр күп катлы йорт буенча эшләгәндә, тулай торакларны аерым контрольгә алырга, андагы шартларны исәпкә алырга да туры киләчәк шушы мәшәкатьле эш барышында. Торак йортларда яшәүчеләрнең мәнфәгатен алга сөрүче җәмәгать башлангычында эшләүче торак йорт советы рәисләренең хезмәтен стимуллаштыру юлларын эзләү тәкъдиме дә булды бу киңәшмәдә.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X