Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әнвәр Лотфуллин истәлегенә спорт ярышы

19 ноябрьдә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре милиция капитаны Әнвәр Лотфуллин истәлегенә багышлап самбо турниры уздырды. Карамалы Тау милиция бүлегенең учас­ток инспекторы Әнвәр Лотфуллин 1976 елның 10 декабрендә кораллы җинаятьчегә каршы торганда һәлак була.

Милиционерның үлемсез батырлыгының 40 еллыгына багышлап, һәлак булучының истәлеген мәңгеләштерү максатыннан чыгып, эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге участковый эшләгән бистәдә хәрби самбо турниры уздыру турында карар кылды. Турнирны ачу тантанасында һәлак булучының туганнары Софья Азизова, Фәния Лотфуллина һәм аның хезмәттәшләре катнаш­ты.
Турнирның рәсми иганәчесе «Даль Кама» Яшел Үзән ит эшкәртү комбинаты» булды. Турнир ике яшь категориясендә алып барылды.
Нәтиҗәдә спорт самбосы буенча үз авырлык категорияләрендә Яшел Үзән балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Алексей Маркин һәм Максим Зорин, Карамалы Таудан Дмитрий Карпов һәм Андрей Лапнин җиңү яулады. Милли көрәш ярышларында Диас Зиннәтуллин, Денис Зыкин, Рәмзис Заһидуллин җиңде. Самбода Яшел Үзән спорт мәктәбеннән Әсхәт Хәмидуллин, Хусан Боймуродов, Иван Ермолаев җиңсә, Карамалы Таудан - Рәмис Хәйдәров.
Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Ханбиков билгеләвенчә, бу спорт чарасының төп максаты булып һәлак булучының истәлеген генә мәңгеләштерү түгел, ә яшь буын арасында самбо кебек спорт төрен дә популярлаштыру тора. Җиңүчеләргә грамоталар, медальләр һәм бүләк алырга сертификатлар бирелде.
Лилиана Куликова.
Белешмә өчен: Әнвәр Лотфуллин эчке эшләр органнарында хезмәтен 1959 елда Норлат районы милиция бүлегеннән башлап җибәргән. Яшел Үзәнгә 1963 елда күченгән. 1975-1976 елларда милиция капитаны Лотфуллин 26 авыр җинаять ачкан. 1976 елның 10 декабрендә җинаятьчеләрнең берсе участковый фатирына кулдан ясалган корал белән килә. Лотфуллин ишекне ачу белән ишек төбендә атып үтерелә.
Әнвәр Лотфуллин үлгәннән соң «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнә. Аның исеме Татарстан Республикасының Истәлек Китабына кертелгән.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев