Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Нур» безгэ якты юл ачармы?

Норлат зонасында яшәүче халык зарыгып та, шул ук вакытта борчылып та көткән сөт кабул итү һәм суыту пункты ул «Нур». Муниципаль унитар предприятие дип аталып районга караган бу яңа хуҗалык Норлатта 6 ноябрь көнне тантаналы төстә ачылды. Тәүлегенә 10 тонна сөт кабул итеп эшкәртә алачак ул. Һәр эшебез акча исәпләүдән...

Норлат зонасында яшәүче халык зарыгып та, шул ук вакытта борчылып та көткән сөт кабул итү һәм суыту пункты ул «Нур». Муниципаль унитар предприятие дип аталып районга караган бу яңа хуҗалык Норлатта 6 ноябрь көнне тантаналы төстә ачылды. Тәүлегенә 10 тонна сөт кабул итеп эшкәртә алачак ул.
Һәр эшебез акча исәпләүдән башлана хәзер, шуңа күрә әлеге яңа предприятиене төзү 13 миллион сумга төшүен алдан ук әйтик. Һәм ул акча әллә кайдан түгел, ә район бюджетыннан бирелде. Әле күптән түгел генә Яшел Үзән муниципаль район башлыгы итеп сайланган Александр Тыгинның беренче адымында ук авыл халкы мәнфәгатьләрен кайгыртуы, һичшиксез, куанычлы хәл.
- Без халыкта өмет уятырга телибез. Авыл кешесе үз ихатасында эшләп, гаиләсен ашлы итү белән бергә, аннан керем дә алырга тиеш, дип уйлыйбыз. Авылда моның иң гади һәм иң әҗерлесе - сөт җитештерү, билгеле. «Нур» предприятиесе шуның ышанычлы терәге булачак. Бусы әле эшебезнең беренче адымы гына, икенчесе итеп, биредә тире-ит һәм яшелчә җыюны да оештырачакбыз.
Һәм сәүдә челтәрен булдыруны, ягъни кибетләр ачуны да күздә тотабыз, - дип сөйләде башлык тантанада.
Элек кооператив сәүдә челтәре авылда үзен аклаган иде. Хәзер дә ул авылларда кирәкле, Норлат ягында бигрәк тә. Һәркем дә артык итен яисә бәрәңгесен шәһәргә илтеп йөри алмый бит. Ара да ерак, мәшәкате дә күп аның. Әлеге тантанада, иш янына куш, дигәндәй, сыер асрап көн күрүчеләрне бүләкләр белән дә сөендерделәр. Дүртәр савым сыеры тоткан алты кешегә башлык сөт саву аппараты тапшырды. Әйтергә кирәк, «Нур» Норлат өчен аеруча кадерле. Бүген үк менә 9 кешене эшле иткән бит яңа предприятие. Киләчәктә, эшләрен киңәйтеп җибәргәч, хезмәт урыннары тагы артачак әле. «Нур» тантана тәмамлануга эшен башлады дисәң дә ярый. Предприятие директоры Фәһим Гарипов авылларда сөт җыючылар белән очрашты һәм сөт тапшыру буенча килешү төзергә кереште. Дөрес, яңа пунктка сөт китерергә атлыгып торучылар аз әле. «Нур»га базар икътисады кырында үз кишәрлеген яулау өчен көрәшергә туры киләчәк. Әлеге очрашу шуны күрсәтте. Хәзерге вакытта сөтне, читтән килеп, литрын 18 сумнан җыялар икән. Мондый зур бәянең моңарчы булганы юк иде әле. Бәяне күтәрергә яңа предприятиенең тууы мәҗбүр иткән, әлбәттә. Сөт җитештереп көн күрүчеләребез «Нур»ны сайласалар, отышлы булачагы көн кебек ачык. Читтән килеп җыючылар белән авыл мәнфәгатьләрен хәл итеп булмый бит, алар үзләренә кирәкне алачаклар да, китәчәкләр. Ә менә үзебезнең район предприятиесеннән ярдәм өметләнергә хаклы без.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев