Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Һөнәренә һәм халкына тугры командир

Гаиләңдә булсынмы, эшеңдәме, ышанычлы тылың юк икән, бер урынга берегеп, озак еллар нәтиҗәле эшләп булмый. Хокук сагында торучыларга ул аеруча кагыла. Көн саен җинаятьчелек дөньясы белән очрашып та, кешелеклегеңне югалтмыйча, таккан погоныңа хыянәт итмичә хезмәт итү, булдыклылар эше. Әлфия ЗЫЯКАЕВА Шундый сыйфатларны үзенә сыйдырган язмабыз герое - РФ Эчке эшләр...


Гаиләңдә булсынмы, эшеңдәме, ышанычлы тылың юк икән, бер урынга берегеп, озак еллар нәтиҗәле эшләп булмый. Хокук сагында торучыларга ул аеруча кагыла. Көн саен җинаятьчелек дөньясы белән очрашып та, кешелеклегеңне югалтмыйча, таккан погоныңа хыянәт итмичә хезмәт итү, булдыклылар эше.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Шундый сыйфатларны үзенә сыйдырган язмабыз герое - РФ Эчке эшләр министрлыгына караган Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең Норлат полиция бүлеге җитәкчесе подполковник Рамил Әбделманов булыр. Эчке эшләр системасында 30 ел эшләү дәверендә тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында хезмәткә чыгып йөгергән, тотрыксыз 90нчы еллардагы ыгы-зыгы эчендә кайнаган, төн йокысы күрмичә, өстәл артында гына черем иткән вакытларны бергә туплап язсаң, калын китап чыгар иде, югыйсә. Ачык йөзле, әмма хәрбиләрчә җитди һәм ыспай, аралашучан, үз фикерен төгәл җиткерүче җор телле Рамил Рәхим улы бик кызыклы әңгәмәдәшче дә. Хезмәт кенәгәсендә аның бары бер эш урыны - Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге тора һәм шунда вазифадагы күтәрелешләр, дәрәҗәләр, Мактау грамоталары тамгаланган.
Рамил Рәхим улы тумышы белән Апас якларыннан. Күп балалы гаиләдә үскәнгә, балачактан ук тырышып эшләргә, әти-әнисенә булышырга туры килә аңа. Тырышлыгын күреп, X cыйныфны тәмамлау белән аны мәктәпкә физрук итеп куялар. Балтыйк флотындагы махсус дивизиянең диңгез пехотасында хезмәт иткәндә, егет иң кечкенә буйлысы булса да, взвод командиры урынбасары дәрәҗәсенә җитә. Эш буйда мени?! Армиядән кайтып, әти-әнисенә утын-печән әзерләп бирә дә, Алабуганың милиция мәктәбенә укырга китә. Эчке эшләр министрлыгы юлламасы буенча яшь лейтенантны Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлегенә җибәрәләр һәм шул көннән ул язмышын җинаятьчелек ягыннан үзенчәлекле шәһәр белән бәйли. Аны шәһәрнең башкалага якын, федераль юллар янында урнашуы аркасында җинаятьчелек торышы ягыннан катлаулы төбәк булуы да куркытмый, киресенчә, кызыксындыра гына. Сүзен-сүз иткән Рамил җебегәннәрдән булып чыкмый, гади инспектордан җинаятьчеләрне эзләү бүлеге җитәкчесе дәрәҗәсенә җитә. Ә бу бүлектә «йомшаклар»ны тиз «сындыралар». Әмма Рамил Әбделманов кебекләрне түгел. Ул һөнәри белемен күтәрү өчен, читтән торып, Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү академиясенә укырга керә.
Яшел Үзән шәһәре Рамил Әбделмановны Рафия атлы чибәр кыз белән дә кавыштыра, матур гына гаилә корып җибәрәләр. Хәзер ул хезмәтендәге уңышлары өчен күбрәк Рафиясенә рәхмәтле.
Әбделманов соңгы алты елда Норлат белән Яшел Үзән арасын якынайта. Территориясе катлаулы булса да, Норлат бүлеге яхшы бүлекләрнең берсенә әйләнгән. Җитәкчесе буларак Әбделманов үзе дә елның елында бүлек җитәкчеләре арасында яхшы яктан билгеләнә. Гомумән, эш җайланган, халык белән уртак тел табылган. Җитәкче быелгы резонанслы вакыйганы - 1 гыйнварда Күгештә кылынган үтерү очрагын искә төшерә. Бөтен кеше бәйрәм иткәндә, Норлат полициясе хезмәткәрләренә каты режимда эшләргә туры килә. 50 яшьлек хатынның гомерен өзгән 16 яшьлек яшүсмерне алар «кайнар эздән» бер тәүлек эчендә тоткарлыйлар. Кылынучы һәр җинаять белән шулай. Өтәшкә авылында март аенда кылынган үтерү 2 тәүлектә ачыла. Әбделманов үз кул астында эшләгән участок оперуполномоченныйларының эшеннән канәгать. Территориядәге 45 авыл, инвестор хуҗалыклары, ике терлекчелек комплексы, «КШ-Агро» җәмгыятенең иминлек хезмәте, җирле башлыклар белән дә тыгыз элемтәдә алар. Көмешкә ясаучыларны ачыклау өчен рейдларга чыгуларны, җинаятьләрне кисәтүләрне һәм башкаларны санап бетергесез. Эшләрен тавык чүпләп бетерерлек түгел. Җинаятьчелек күрсәткечендә Бишбатмандагы бакчачылык җәмгыятьләре мәшәкать тудыра. Анда урлаулар еш булып, полициягә соң хәбәр ителүе нәтиҗәсендә, алары ачыклау күрсәткечендә чагылыш таба. Шушы зонадагы алты елдагы эшкә нәтиҗә ясасаң да, күпме фаҗигале язмышлар белән күзгә-күз очрашырга, күпме җинаять йомгакларын сүтәргә туры килгән. Бу якларда тәртип тоту нибары 14 кенә хезмәткәрне берләштергән Норлат полициясе бүлеге җаваплылыгында. Һәркайсы монда алар алтын бәясендә, һәркайсының хезмәте халык күз алдында.
Рамил Әбделмановның шәхси тормышы да түгәрәкләнгән. «Дәү әти» ролен алу шулай ук зур дәрәҗә, кызы онык бүләк иткән. Юридик белем алган улы әтисе юлын сайлаган, Арчада тикшерү комитетында эшли. «Улымны кешелекле булырга, тикшергәндә закон кысасыннан чыкмаска өйрәтәм, кеше язмышы белән уйнарга ярамый», - ди Рамил Әбделманов. «Улыгызны бу һөнәрне сайламаска үгетләмәдегезме соң?» - дип сорамыйча булдыра алмыйм. «Юк, киресенчә, ул бит мине күреп үсте, кая барганын яхшы аңлады. Ак юл аңа. Мин үзем «мин - җитәкче» дип, кабинетта утырып кына эш бармаганлыгын беләм, халык белән күбрәк аралашырга, вакыйга урыннарына чыгып, хезмәттәшләрем белән бер йодрык булып эшләргә тырышам. Эшеңне күргән халык сине үзе бәяләсен. Хезмәтемдә уң кулым Басыйр Зариповка, өлкән оперуполномоченный Дания Гыйләҗевага, оператив кизү торучы ярдәмчесе Хәйдәр Сибгатуллинга таянам. Безнең участокта ике оперуполномоченный җитешми. Яшьләрне җәлеп итәргә тырышсак та, күбесе медицина тикшерүен уза алмыйча, төшеп кала».
Халык белән эшләү, һичшиксез, бик авыр. Кыен хәлдән чыгар өчен таянырлык закон булса да, тупланган тәҗрибә, һәркем белән уртак тел таба белү, һөнәри осталык кебек подполковник Әбделмановка хас сыйфатлар иң катлаулы җинаятьләрне дә җиңел ачарга, беркетелгән территориядә тәртип тотарга ярдәм итә. Идел аръягы халкы да аңа һәм аның хезмәткәрләренә ышанып, тыныч кына яшәп ята. Көннәребез имин, тормышларыбыз тыныч, тавыш-гаугасыз булсын иде дип теләргә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев