Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Һөнәр үзләштерү өстенлекле

Мәшгульлек үзәгендә 1500дән артык эшсез кеше исәптә тора. Соңгы өч ел эчендә Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәгенә эш урынында кыскартылуга эләгеп, 1341 кеше мөрәҗәгать иткән. Иң күп кыскартулар Идел буе фанер-мебель комбинатына туры килә: 579 кеше. ЗМЗда - 158, мәгариф идарәсендә - 124, Горький исемендәге заводта - 96, «Васильевский» шифаханәсендә -...

Мәшгульлек үзәгендә 1500дән артык эшсез кеше исәптә тора.

Соңгы өч ел эчендә Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәгенә эш урынында кыскартылуга эләгеп, 1341 кеше мөрәҗәгать иткән. Иң күп кыскартулар Идел буе фанер-мебель комбинатына туры килә: 579 кеше. ЗМЗда - 158, мәгариф идарәсендә - 124, Горький исемендәге заводта - 96, «Васильевский» шифаханәсендә - 73, РФ Саклык банкы бүлегендә - 72 кеше һәм башкалар.
Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Ирина Никифорова аңлатуынча, кризиска каршы чаралар үткәрелү аркасында район предприятие һәм оешмаларында зур кыскартуларга юл куелмаган. Аеруча зур заводларга күләмле ярдәм күрсәтелгән.
- 2011 елда хезмәт базарында киеренкелекне киметүгә РФ һәм ТР бюджетларыннан 44,5 миллион сум акча күчерелеп, бу чараларда 2 меңнән артык кеше катнашты, - дип сөйли ул. - Бигрәк тә бу юнәлештә хезмәткәрләрне икенче һөнәргә өйрәтү өстенлекле булды. Нәтиҗәдә моның буенча 10,4 миллион сум акча тотылды. Безнең үзәктә хезмәт күрсәтүне яхшырту максатыннан хәзер «электрон чират» кертелде, электрон табло куелды, залда мәгълүмат бирү терминаллары эшли башлады.
2011 елда мәшгульлек үзәге «Уңай мохит» программасы буенча реконструкцияләнүче социаль объектлар исәбенә кертелгән. Колагы ишетмәгән кешеләрне өйрәтү өчен махсус җиһаз сатып алу мөмкин булган. Шулай ук үзәкнең бер белгече сурдотәрҗемәче булырга әзерләнә.
Узган елда үзәккә эш эзләп 300 инвалид мөрәҗәгать итеп, шуларның 116сы эшкә урнаштырылган. 14е үз эшен ачуга дәүләт ярдәме алса, 5 кеше һөнәр үзләштерә алган.
Бу елның 1 гыйнварыннан мәшгульлек үзәгендә 1637 кеше эшсезлек буенча исәптә тора.
И.Никифорова сүзләренә караганда, 2012 елда кризиска каршы программага 3 яшькә кадәр баласын тәрбияләү буенча ялда булган хатын-кызларны икенче һөнәргә өйрәтү, инвалидларны һәм инвалид бала тәрбияләүче ата-аналарны эшкә урнаштыру, эшсез гражданнарның үз эшен ачуда ярдәм итү кертелгән. ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе белән өлкән яшьтәгеләрне заманча компьютер технологиясенә өйрәтү дә каралган.
Быел «Электрон эш бирүче» пилот проектын гамәлгә ашыру өчен Яшел Үзән муниципаль районы сайланган. Бу проект предприятие һәм оешмаларга аерым каналлар аша мәшгульлек үзәген вакансияләр буенча мәгълүмат белән тәэмин итү мөмкинлеген бирә.
2011 ел эш нәтиҗәләре буенча Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәге «ТРда иң яхшы мәшгульлек үзәге» конкурсында III урын алган.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X