Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Норлатта янгында ике сабыйның гомере өзелгән

Безнең тормыш, кызганычка, шатлыклы һәм күңелле вакыйгалардан гына тормый. Әле тегендә, әле монда юл һәлакәтләре чыга, корбаннар арта, гаиләләре белән үлүчеләр бар. Әле бер авылда, әле икенчесендә янгыннар чыгып, гомерләр өзелә, мал-мөлкәт көлгә әйләнә. Байлыкны әле тупларга була, ә менә үлгәннәрне кире кайтарып булмый. 21 июльдә Норлат авылында бик зур...

Безнең тормыш, кызганычка, шатлыклы һәм күңелле вакыйгалардан гына тормый. Әле тегендә, әле монда юл һәлакәтләре чыга, корбаннар арта, гаиләләре белән үлүчеләр бар. Әле бер авылда, әле икенчесендә янгыннар чыгып, гомерләр өзелә, мал-мөлкәт көлгә әйләнә. Байлыкны әле тупларга була, ә менә үлгәннәрне кире кайтарып булмый. 21 июльдә Норлат авылында бик зур фаҗига чыгып, анда ике сабый янып үлгән, ата кеше күп санлы пешүләр белән дәваханәдә ята. Ә исән калган ананың хәлен ничек аңларга, ничек итеп кайгысын уртаклашырга. Мөмкин хәл түгел.

Норлат авылының Гагарин урамындагы бер йортта чыккан янгын турында хәбәрне янгын сүндерүчеләр 00 сәгать 01 минутта ала. 00 сәгать 03 минутта янгын урынына Норлат бүлеге сүндерүчеләре килеп җитә. Ул вакытта ук инде ялкын йортны, сарайларны һәм мунчаны ялмап алып, 5 метр ераклыктагы күрше йортка куркыныч яный. Тиз арада күрше авыллардан, 154нче янгын частеннән да сүндерүчеләр килә, халык дәррәү куба һәм 01 сәгать 05 минутта бу янгын тулысынча сүндерелә. Коткарылган һәм тәненең күпчелек өлеше пешкән 26 яшьлек йорт хуҗасын дәваханәгә озаталар. Ә 2 яшьлек һәм берничә генә айлык ике баланы янгын сүндерүчеләргә янгын хәрәбәләре арасыннан эзләп табарга гына туры килә. Бәла чыгар алдыннан йорт хуҗасы һәм аның ике улы өйдә йоклаган була, ә хуҗабикә - 37 яшьлек хатынның мунчада кер юган вакыты була. Янгынның нәрсәдән чыкканы әлегә билгеле түгел, белгечләр аны, һичшиксез ачыклар, әмма гомерләр кире кайтмас. Менә шунысы аяныч.

Янгынның бик тиз таралган, чөнки бу кайгылы төндә җил дә бик көчле булып, табигать тә аларга каршы килеп торган. Янгын сүндерүчеләрнең күмәк көче белән күрше йортларга ут таралмаган. Ут тиз арада сүндерелмәсә, югалтулар бәлки күбрәк тә булыр иде. Халыкның иң тәмле йокы вакыты булган бит. Сак яшик, ут-күздән сак булыйк. Күргәнебезчә, ут берәүне дә кызганмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X