Яшел Үзән

НОРЛАТ ятимнәр ЙОРТЫНДА

Норлат балалар йорты ачылуга быел 70 ел була. Әйе, үзе дә менә шундый өлкән яшькә җитте ятим балаларны карап үстерүче җылы йорт. 1942 елда Ленинградтан сугыш уты куган үксезләр өчен оешкан булган ул. Норлаттагы тәрбия мәгарәсе шуннан бирле саваплы эшен дәвам итә. Юбилей тантаналары сентябрь аена билгеләнгән. Алдан ук фаразлый...

Норлат балалар йорты ачылуга быел 70 ел була. Әйе, үзе дә менә шундый өлкән яшькә җитте ятим балаларны карап үстерүче җылы йорт. 1942 елда Ленинградтан сугыш уты куган үксезләр өчен оешкан булган ул. Норлаттагы тәрбия мәгарәсе шуннан бирле саваплы эшен дәвам итә. Юбилей тантаналары сентябрь аена билгеләнгән. Алдан ук фаразлый алабыз: ятимнәрне үстерүче йортны туган көне белән тәбрикләүчеләр китергән чәчәк бәйләмнәрен, һичшиксез, шунда эшләүчеләргә ихлас күңелдән юлланган изге теләкләр бәйләме дип әйтергә мөмкин булыр.
Без Норлатка барып тәрбия йорты белән таныштык. Аның үткәнен дә, бүгенгесен дә шунда белдек. Чорына карап, башлангыч, җиде, сигез сыйныфка кадәр укытып-тәрбияләп чыгаралар анда балаларны. Хәзер менә урта белем алганчы яши ала бала. Яшәү шартлары төрле елларда төрлечә булган, билгеле. Мөмкинлекләр аерылса да, төрле елларда тәрбияләнгән балаларның барысын да, кызганычка каршы, бер бәла тигезли. Әни назын һәм әти таянычын күрмичә, җан җылысын юксынып үсә алар. Ятимнәрне тәрбияләүче педагоглар ничек кенә тырышсалар да, барыбер аларның туган кешеләрен алыштыра алмый, билгеле. Әмма норлатныкылар кул селтәмәгән моңа, менә шул четерекле төенне чишү юлында эшлиләр.
- Бала гаиләдә үсәргә тиеш! - дип белдерде Норлат балалар йорты директоры Дамир Кәбир улы Рәхмәтуллин, бу турыда сүз чыккач.
Балалар йорты белән танышып йөргәндә әти-әнисен югалткан ятимнәрнең йөрәк яраларын дәвалауны да сөйләштек без. Балаларны казна йортында тотканчы, чит булса да, гаиләдә тәрбияләү дөресрәк, дип исәпли директор. Биредә үсүче нарасыйларны кешегә тәрбиягә бирү эше бара икән инде. Анда 2010 елда 90 бала яшәсә, хәзерге көндә 51 бала тәрбияләнә. Нигездә, гаиләләргә күчүчеләр хисабына кимегән бу сан. Эшләр болай барса, балалар йортының кирәге дә бетүе ихтимал.
Җитәкче егерме елдан артык педагог булып эшли, шуңа күрә аның фикере кадерле. Әмма шул ук вакытта, Норлаттагы тәрбия йортын күргән кешенең аны ябарга һич кенә дә кулы күтәрелмәс иде, дип әйтә алабыз без. Аның белән танышып чыккан һәркем дә шундый нәтиҗәгә киләдер, мөгаен.
Инде җитмеш яшен тутырып килсә дә, Норлат балалар йортын, берничек тә, искергән дип әйтеп булмый. Тау битендә төзелгән яңа биналары белән авылны бизәп ерактан күренеп тора ул.
Эчендә дә тәртип һәм матурлык хөкем сөрә. Балалар ясаган рәсемнәр һәм агач әйберләре бинага керүгә җәлеп итә кешене. Гомумән, мактанырлык әйберләре бик күп Норлатта тәрбияләнүчеләрнең. Әйтик, Руслан Наливайконың рәсемнәре әнә Америкага тикле үк барып җиткән инде...
Заманча белем бирү өчен менә дигән компьютер классы бар анда. Сау-сәламәт үсү өчен су бассейны, авыл мунчасы һәм ике спорт залы да бар. Директор аеруча остаханә белән горурлана. Пычкы-балтадан алып һәртөрле инструмент һәм хәтта токарь станогы да куелган анда. Менә шунда эшкә өйрәнеп үсә дә инде малайлар. Авылда булып та бәрәңге, суган, кишер һәм кәбестә кебек яшелчә үстермиме инде алар! Моның өчен 2 гектар җирләре бар аларның. Өч баш сыер һәм куяннар да тоталар анда. Тораклары тирәсендә матур итеп чәчәкләр дә утырталар әле. Хезмәт һәм спорт - тәрбия нигезе, ди бит директор үзе дә. Спорт дигәннән, футболны бигрәк тә үз иткәннәр биредә. Бала сәламәт үсү белән бергә узыша да - шуның белән дә кызыклы бит спорт. Футбол буенча Идел буе регионында балалар йортлары арасындагы ярышларда икенче урынны яулаган норлатлылар. Афәрин, егетләр!
Узыш-ярышларны ярата балалар, аларның уңышларын озаклап аерым сөйләргә мөмкин. Ә менә тормышта кирәкле гади шөгыльләргә өйрәтәләр микән соң биредә, әйтик, ашарга пешерү, кием-салымны төзәтү кебекләргә?
Болары турында безгә педагог-оештыручы Рәйсә Миңнуллина һәм хезмәткә өйрәтүче Роза Кашапова тәфсилләп сөйләде. Шунысы кызыклы, уку йортларыннан студентлар килеп, төрле һөнәр буенча мастер-класс үткәрәләр икән биредә. Болай эшләү нәтиҗәне тиз бирә: яшьләргә балалар белән уртак тел табу җиңелрәк билгеле. Балаларның рәсем һәм бию түгәрәкләренә аеруча теләп йөрүләрен дә әйтте тәрбиячеләр. Аларны тыңлагач, күңелебез тынычланды: биредә тәрбияләнеп, мөстәкыйль тормышка аяк баскан егет-кызлар киләчәктә югалып калмаслар, Аллаһ боерса!
Балалар йорты белән танышып йөргәндә сөйләшкән һәркем дә иганәчеләргә рәхмәтен әйтергә онытмый. Алар ишле. Мастер-класс үткәреп төрле һөнәргә өйрәтүчеләр, компьютер алып бирүчеләр, тәрәзәләрне яңага алыштырып бирүчеләр, балаларны Кара диңгез буенда ял иттерүчеләр... Безнең районнан «Майский» комбинатын аерып әйтергә кирәктер. Атна саен 50 шәр кило кыяр һәм помидор җибәреп, балаларны ел буена витаминлы ризык белән тәэмин итеп тора икән комбинат. Рәхмәт әйтәсе килә аларның барысына да.

ВЕРОНИКА
Балаларга яхшы шартлар булдыру белән бергә, аларга рухи тәрбия бирү бурычы да бар бит әле тәрбиячеләрнең. Аның нәтиҗәлелеген тулысы белән киләчәк күрсәтер, билгеле. Шулай да биредәге очраклы танышуыбызны әйтеп үтәсе килә.
Педагоглар бүлмәсеннән чыкканда, мөселманча киенгән бер кыз бала туры килде безгә. Аның белән танышып сөйләштек. Вероника исемле икән ул кыз, сигезенче сыйныфны тәмамлый быел. Үзенең үзенчәлекле киенеп, яул
Ильяс САЛИХҖАН
Язма тулысынча газетанын 42нче санында

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: