Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Норлат – Буа арасын балалар якынайта

Узган атнада Норлат балалар йортында Буа муниципаль районыннан зур делегация булып китте. Делегацияне район башлыгы Рафаэль Әбүзәров үзе җитәкләгән иде. Моннан берничә ел элек Буа балалар йорты ябылгач, Норлатныкы аларны үз куенына алып тәрбияләде. Буалылар үзләренекен хәлен белергә, искиткеч күп бүләкләр төяп, зурлап килгән. Ниләр генә юк: кесә телефоннары, телевизор,...

Узган атнада Норлат балалар йортында Буа муниципаль районыннан зур делегация булып китте. Делегацияне район башлыгы Рафаэль Әбүзәров үзе җитәкләгән иде. Моннан берничә ел элек Буа балалар йорты ябылгач, Норлатныкы аларны үз куенына алып тәрбияләде. Буалылар үзләренекен хәлен белергә, искиткеч күп бүләкләр төяп, зурлап килгән. Ниләр генә юк: кесә телефоннары, телевизор, стереомагнитофон, хуҗалык кирәк-яраклары, тәм-томнар. Хәтта егерме капчык Буа шикәр комына кадәр алып килгәннәр. Искиткеч талантлы Буа үзешчәннәренең сәгать ярымлык концерты да, буалыларның җанга якын җылы сүзләре дә балалар һәм биредә хезмәт итүчеләр күңелендә әйтеп бетергесез матур хатирәләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250