Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Норлат балалар йортына

Норлат балалар йортында тәрбияләнүче 45 баланың нибары 8е - тома ятим, калган 37сенең әти-әнисе исән, ләкин алар ата-ана хокукыннан мәхрүм. Язмамда саннар күп булса да, йөрәкне телгәли торган тагын берсен хәбәр итәргә мәҗбүрмен: биредә тәрбиядә булган 30 бала (!) - Яшел Үзән муниципаль районда яшәүчеләрнеке. Әлифел ТАРАЗОВА Норлат балалар йорты...


Норлат балалар йортында тәрбияләнүче 45 баланың нибары 8е - тома ятим, калган 37сенең әти-әнисе исән, ләкин алар ата-ана хокукыннан мәхрүм. Язмамда саннар күп булса да, йөрәкне телгәли торган тагын берсен хәбәр итәргә мәҗбүрмен: биредә тәрбиядә булган 30 бала (!) - Яшел Үзән муниципаль районда яшәүчеләрнеке.

Әлифел ТАРАЗОВА

Норлат балалар йорты 1942 елның 18 сентябрендә Ленинград блокадасыннан эвакуацияләнгән балалар, ягъни II Бөтендөнья сугышы ятимнәре өчен ТАССР Мәгариф наркомы карары белән ачыла. 1952 елда 3-7 яшьлек сабыйлар өчен дип үзгәртелә. Хәзерге вакытта ул ятимнәр һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар йорты буларак эшли һәм, бөтен төр педагогик алымнарны кулланып, балаларны олы тормыш юлына аяк басарга әзерли.
Балалар йортында тәрбия алып, 161 егет һәм кыз олы тормышка аяк баскан. Күпчелеге турында бары тик яхшы хәбәрләр, җылы сүзләр генә ишетеп яши балалар йорты коллективы. Юбилеен билгеләп үткән көннәрдә дә үзенең элекке кошчыкларыннан котлаулар күп булыр дип көтелә. Дуслары да күп балалар йортының. Юбилейга иң беренче чиратта алар киләчәк. Болар - ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы, «Эбиволь» җәмгыяте (Казан), ТР һәм ЗМР прокуратуралары, ТР «Болгар» милли хәйрия фонды, Туполев исемендәге КДТУ, «Майский» теплица комбинаты, Яшел Үзән конструкторлар бюросы, «Арт-Полимер» ширкәте (Казан).
Юбилейны тәрбиячеләр һәм биредә тәрбияләнүчеләр билгеле бер уңышлар белән каршылый. Иң сөендергән хәлләрнең берсе шул: ОПДНда исәптә торучылар кимегән; 2010-2011 уку елында 5 тәрбияләнүче исәптә торса, узган уку елында нибары 3 яшүсмер исәптә торган.
Балалар йортында хезмәт тәрбиясенә игътибарны көчәйтү максатыннан, 2010 елда биредә тәрбияләнүче яшүсмер малайларның иң зур хыялы тормышка аша: зур тырышлык куеп төзелгән столяр остаханәсе ачыла. Кул астында булган эш кораллары белән малайлар остазлары ярдәмендә төрледән-төрле хуҗалык кирәк-яраклары, урындыклар ясый. Дөрес, һәр хуҗалыктагы кебек үк, монда да төзелешнең тукталып торганы юк.
- 2008 елда кирпечтән ике катлы хуҗалык блогы ачылган иде, - дип сөйли Норлат балалар йорты директоры Дамир Рәхмәтуллин дүшәмбедә узган җитәкчеләр киңәшмәсендә. - Анда спорт, музыка-хореография заллары, китапханә, бассейн, сауна, өстәмә белем бирү кабинетлары урнашты һәм аларның һәркайсына балалар бик теләп йөри. Балалар районда һәм республикада үткәрелгән төрле иҗади бәйгеләрдә, спорт ярышларында, «Луч», «Фантазия», «Бисероплетение», «Виктория», «Юный атлет», «Ключик» кебек түгәрәкләр эшендә бик теләп катнаша.
Узган уку елында тимераяклы да булганнар, шуңа күрә Норлатта ремонттан соң эшли башлаячак спорт комплексының ачылуын һәм анда шуарга махсус вакыт бирелүен һәркайсы зур түземсезлек белән көтә. Бу көннәрдә түгәрәк датага - юбилейга әзерләнү, якын дусларны каршы алу һәм алар алдында осталыкларын күрсәтү кебек күңелле мәшәкатьләр белән яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев