Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ниһаять

Яңа, газ белән эшләүче моторлы автобуслар кайтачагы һәм алар өчен махсус, әлеге ягулык белән тәэмин итү станциясе төзеләчәге турындагы хәбәр яшел үзәнлеләр колагына кергәнгә елдан артык вакыт үтеп китте.

Җитәкчеләр әйткән сүзләрендә тордылар, яңа ел бәйрәмнәреннән соң ук, яңа автобуслар, аккошлар кебек тезелешеп, кайтып та җиттеләр. Ниһаять, 18 февральдә беренче тапкыр шәһәр урамнарына тәүге рейсларына да чыктылар. 6 транспорт чарасы - 2нче, 5 данәсе - 104нче маршрутларга куелса, берсе - Горький заводы заказлары буенча эшләячәк. Аларны йөртүчеләр яңа автобусларда эшләү өчен уку курсларында булып квалификацияләрен күтәрделәр.

Хәзерге вакытта матур гына йөрүче автобуслар нәрсәсе белән ким соң, алар да бит чагыштырмача иске түгел, диярсез. Замана белән бер рәттән техника да үзгәрә, камилләшә бара. Белгечләр әйтүе буенча, газ белән эшләүче техника экологик яктан кулай. Бу ягулык бензингә караганда күпкә зарарсыз һәм бәясе дә очсызрак. Шулай булгач, экономик яктан да файдалы. Без, гади халыкка, нәрсә инде, утырган транспортыбыз теләгән җиргә хәвеф-хәтәрсез алып барып җиткерсә, уңайлы автобуста бик фырт кына йөрмәгез әле, дип билет бәяләрен арттырып куймасалар - бик риза һәм рәхмәтле.

Бу, яңа һәм заманча автобусларга хәвефсез юлларда итагатьле пассажирларга матур гына хезмәт итәргә язсын, дигән теләктә калабыз.

Гөлнара Вәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев